Башкортстанда август аенда машина белән гараж ишегенә кысылган малай вафат булган.
Иглин районында 7 август иртәсендә гаиләләрнең берсендә кечкенә малай белән бәхетсезлек очрагы була. Исегезгә төшерәбез, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының беренчел мәгълүматлары буенча, шәхси йорт гаражында 7 яшьлек бала машинада утырганда ялгыш аны кабызып җибәрә. Ул хәрәкәткә килә һәм 2 яшьлек энесен гараж ишегенә кысрыклый.
Баланың баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнгән, кабыргалары сынган иде.
Табиблар кечкенә пациентның гомере өчен бер айдан артык көрәште. 25 сентябрьдә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә баланың узган атнада вафат булуы турында хәбәр иттеләр.
Урыны җәннәт түрләрендә булсын бәләкәчнең.