Шулай, әткәй-әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши, тормыш сынауларын шактый татыгач, чәчләргә чал йөгергәч кенә аңлыйбыз. Ә менә изгелекләре, ярдәмнәре өчен вакытында аларга ихлас рәхмәтебезне әйтә алдыкмы икән? Тора-тора әнә шулары да уйландыра. Үзең инде әти, картәти булгач, әлбәттә. Өстәвенә, әткәңнең узган гомере ачы язмышлы булса. Хәтер чылбыры әнә шул үткәннәргә алып кайта.
Әткәм байтак еллар бронхиаль астма чире белән интекте. Аның бик авыр хәлдә булуы хакында инәкәйнең апасы Нәҗибәдән кичен телеграмма килгәч, кечкенә кызым Ленара сизенгән кебек: “Әти, тизрәк җыен, картәти исән чагында кайтып җит”, – дип, нәни кулларын болгап калган иде. Поезд чапты чабуын, тик газиз әткәбез гомеренең алтын көзенә җитә алмады. Ул 61 яшендә якты дөньядан китте.
Ә бит әткәйгә үз гомерендә нинди генә газап-михнәтләр күрергә туры килмәгән. Алабута, балтырган, кәлҗемә ашап, чабата, киндер ыштан киеп, үгез-сыер белән җир сөрү, төннәрен атлар көтү, алар белән Аксен элеваторына ашлык ташу, ”уфалла арбасын” тарту һәм башкалар. Ә менә ачлык еллары кемнәрнең генә җилеген суырмады да, нинди генә һәлакәтләргә китермәде. Юкка рәнҗетүләр, кимсетүләр, кыерсытулар, мәсхәрәләүләр, хәтта зинданга ябып куюлар – берсе дә калмады. Бер уч ашлык “чәлдергән” өчен кемнәр генә җәберләнмәде?! Җәйге чорда елга буенда салкында торсын өчен куелган катык-сөт яисә каймакны ашаган өчен хәтта 8 елга иректән мәхрүм иткәннәр бит. Ачлык “нужасын кимергән” әткәбезгә дә шул җәзаны татырга туры килә. Ачлы-туклы, төрле шахталарда яхшы хезмәт иткәне өчен аны 5 елдан соң иреккә чыгарганнар. Моңа кадәр бертуган абыйсы Хәмитнең сугыш яланында Полтавада батырларча һәлак булуы, соңрак апасы Гөлсемнең Урта Азиядә вафат булуы, шулай ук апасы Зәкиянең һәм сеңлесе Мәрхәбәнең ачы язмышлары – болар барысы ут йотып яшәгән Фәрвизә картинәй белән Зариф картәтинең генә түгел, әткәбезнең дә сәламәтлеген какшатуга сәбәп булгандыр. Алай гына да түгел, гомере буе суык җил ыжгырып торган тимерлектә, пилорамада, агач эшкәртү остаханәсендә эшләү дә эзсез калмаган, әлбәттә. Кем әйтмешли: “Кары эресә дә, бозы эреми шул”...
Заманында урманнан ат белән агач ташып, кул пычкысы белән такта ярып, курчак өе кебек йорт салу һәркемгә дә бирелмәгәндер. Шактый еллар үтеп, атаклы дипломат Кәрим Хәкимовның юбилеена бергәләп килгәндә, күренекле шәхесләр — Нәҗип Асанбаев, Таһир Ахунҗанов, Әхтәм Абушахманов туган йортыма сугылган идек. Аларның да йорт-ихатабызга чиксез соклану белдерүләре һаман истә әле. Әткәем данлыклы балта остасы гына түгел иде. Ихатабызда хәтта тимерлек алачыгы да бар иде. Анда тимер кыздыра торган зур күрек, станнар, тимер кискеч, кыстыргыч, кувалда, чүкеч һәм башка әйберләр булды. Шунда ул икмәк пешерә торган калай савыт, чүлмәк тоткыч, кисәү тимере, кәтмән, керосин савыты, самавыр төзәтү әйберләре һәм башка кирәк-яракларны үзе ясый торган иде. Алар хәзер аның музеенда урын алды.
– Зөфәр бигрәк тә агач эшенә үтә маһир, оста булды, – дип сөйләде заманында үзе дә элекке балта остасы булган Нуриәхмәт Мәрданов. Аз сөйләде, күп эшләде, кешегә дә ярдәмчел булды, хезмәте өчен акча сорый белмәде.
Инәкәй оекбаш, бияләй бәйләгәндә әткәй кышкы озын кичләрдә бизәкле шкафлар, комодлар, тәрәзә капкачлары, көзге, тәрәзә рамнары, сандыклар, өстәл-урындыклар, бушрак вакытларында тарантаслар, кошевкалар, ат чаналары, дугалар, самавыр торбалары, хәтта исәпли торган төймәле счётны, агач метрны да фабриканыкыннан кайтыш түгел итеп эшләгән. Заказлар да булды, әлбәттә. “Зөфәр абый эшләгән урындыклар, сандыклар, өстәлләр, эскәмияләр белән һаман файдаланабыз”, – диләр авылдашлар. Шундый кыска гына гомер кичереп, аның тирә-як авыл кешеләрен дә шатландырып өлгерүе бик тә гаҗәп. Ничек барысына да өлгергән диген?!
Хәтер чылбыры акрынлап сүтелгән саен, самими балачакның мизгелләре күз алдына килеп баса. Ат елында тугангамы, бәләкәйдән үк “бахбайлар” янында бөтерелдем. Әткәй сирәк-мирәк булса да аты белән ишек алдына кайтып туктый торган иде. Без энем Мәрвәр белән атның ялларын сыпыра-сыпыра яратабыз. Мәрвәрне Фәрвизә картинәй янында калдырып, инәкәй, мин һәм әткәй белән урманга утынга яисә печәнгә юлланабыз. Ә дилбегәне тоткан малайның авызы колагына җиткән. Урман эченә кергәч, әткәй мине ат янында калдыра. Аркалыгы төшерелгән кара ат исә ап-ак тешләре белән яшел үләнне мытырт-мытырт өзгәләгәч, комбайн кебек “йотып” кына бара. Әткәй исә һаман утын өчен коры-сары эзләп йөри. Әллә кайлардан урап, бөтенләй икенче яктан килеп чыга иде. Аның кулында балтырган, кымызлык, я чия, кызыл бөрлегән тәлгәшләре булыр иде. Сөялләнеп беткән әткәм кулыннан алган бу урман ризыкларының тәме әле дә тел очында кебек.
Әткәй белән инәкәй утынны фурманга төягәч, безгә алда имтихан тотарга – биек тау юлыннан төшәргә кирәк булачак. Шуңа да әткәй тормоз ролен үтәү өчен фурманның алгы тәгәрмәче арасына аркылы агач тыга иде. Ә үзебез ат яныннан җәяүләп барабыз. Билгеле, авылда ул чакта утын-печән хәзерләү җәфа иде. Бигрәк тә печән җилекне суырды. Тәгаен генә бүленгән участок булмау да бәкәлгә суга иде. Шулай да, балта остасы булгач, әткәй урман каравылчысы белән уртак тел табарга тырышты.
Нишлисең, авыл җирендә мал асрамыйча мөмкин түгел. Колхозда хезмәт хакы да чамалы иде бит. Шулай да әткәй, Ырынбур якларына “калымга” барып эшләп, сугымга ат, азрак акчасын да алып кайтты. Әле дә хәтеремдә: мәктәптән кайтуыма бәйдәге туры ат пырхылдап каршы ала иде. Мин исә, башыннан сыпырып, аңа печән бирәм. Бик ярата идем мин аны. Тик туры атны сугымга чалгач, аны кызганып берничә көн еладым, хәтта үземчә шигырь дә яздым. Итнең азрагын саткач, әткәй миңа велосипед та алып бирде. Аны урамның барлык бала-чагасы белән бергә “иләдек”.
Берничә елдан соң гармунлы да булдым әле. Тик мин, сәләтсез малай, “Умырзая” җырының көен дә өйрәнеп бетә алмадым. Гомере буе кулыннан балта төшмәгән әткәм авылда беренчеләрдән булып “Минск” мотоциклын сатып алуга да иреште. Акрынлап йортыбызда “Стрела” радиоалгычы да пәйда булды. Аны шофер Мәрвәр абый Ганиев белән күрше Мәнәвезтамактан алып кайттылар. Яңа гына электр уты кабынган йорт тагын да ямьләнеп киткәндәй булды.
Сәламәтлеге шәп булмаса да, ул эшләп туя белмәде. Балаларында да хезмәткә, иҗатка өлешчә мәхәббәт тәрбияләде. Аңарда рәсем төшерү сәләте дә бар иде. Шул энем Мәрвәргә дә институтның художество-графика факультетын тәмамларга этәргеч булгандыр.
Әйе, әткәйнең гомере буена кулыннан балта төшмәде. Шул балта-пычкы тоткан, тәмам сөялләнеп беткән оста куллар кемнәр өчен генә йорт-куралар төземәде дә, кемнәрнең генә өйләренә куаныч китермәде икән?!
Тик менә мин үзем генә әткәмә әллә ни шатлык бирә алмадым бугай. Университет тәмамлагач, Балтач районына эш буенча яхшы тәкъдимнән баш тартып, Бишбүләккә кайтсам да. Чирле әткәмнең сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый алмадым. Авыру булуына карамастан, әле ул миңа Бәләбәйдә йорт төзешергә ярдәм итте. Хәтта нәни кызларыма матур итеп бишек тә ясап биргән иде. Бала дип соңгы такталарына кадәр җибәргән бит. Үзен соңгы юлга озатканда бергә эшләгән Ринат абый Салихов такталар белән ярдәм итте. Рәхмәт аңа. Әлбәттә, әткәебезгә чиксез рәхмәтлебез. Әмма ул йортта озак яшәргә туры килмәде. Язмыш җилләре безне Уфа тарафларына юнәлтте.
Әгәр мин дөрес эшләмәсәм, берүк кичер, әткәй! Ә без синең изгелегеңне, ярдәмнәреңне, төп йорттагы, шулай ук музееңа куелган йөзләгән әйбереңдә синең кул җылысын бүген дә тоябыз. Балаларыбызны тирбәтеп үстергән бишекне һәрдаим кулларым белән сыпырам да янә хатирәләр ташкынына биреләм. Кулларыңны артка куеп, иелә биреп, Сәйфи бабай үреннән эшкә барган чакларыңны да, тын ала алмый тәмам интеккән мәлләреңне, йокысыз үткәргән бихисап төннәреңне дә хәтерлибез. Ә син түздең, сабыр булдың, җирдә үзең салган якты эзләрең, Кыңгыр-Мәнәвездә үзең төзегән курчак кебек йортлар истәлеккә калды. Алар исә вакыт үтү белән ирексездән шигырь юлларына күчте:
Шундый аяз, матур көн булган ул,
Баш очында кошлар тынмаган.
Бар табигать бер аваздан булып,
Гаҗизләнеп матәм тыңлаган.
Авылыбызның барча урамында
Син төзегән йортлар калдылар.
Кайсы гына ишекне каксаң да
Алар сине ихлас танырлар.
Сакланадыр синең күңел җылың
Ишек яңагында, тупсада.
Ни үкенеч! Калалмадым, әткәй,
Бәхилләшеп кенә булса да.
Әткәй мәңгелеккә киткәч, туган йорт тупсасында балаларын очырган, канаты сынган ана кош сыман газиз әнкәбез берүзе торып калды. Дөнья мәшәкате аның иңнәренә сарылды. Әлбәттә, без, аның ике улы, яшәр өчен, талпыныр өчен, күңеленә канат куярга янына мөмкин кадәр ешрак кайтырга тырыштык. Кайткан саен элегрәк инәкәй: “Үз куллары белән ясаган урам капкасын ачып, кулларына коралларын тоткан әткәгез кайтып керер кебек”, – ди торган иде. Анда киткәннәр кайтмый шул. Төшкә керсә керер, әткәй безнең янга башка кайтмас инде.
Әйе, әти берәү генә. Исән чакта кадерен белергә кирәк.
Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ.