+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 сентябрь 2023, 10:55

Баласын онлайн-кибет аша сатарга маташкан

Алучы табылмаган, ә менә кызыксынучылар булган. Шул исәптән, хокук саклау органнары.

Баласын онлайн-кибет аша сатарга маташкан
Баласын онлайн-кибет аша сатарга маташкан
Baza Telegram каналы хәбәр иткәнчә, Новосибирскида бер хатын баласын онлайн-кибет аша сатарга маташкан.
 
Канал авторлары билгеләвенчә, баланы сату турындагы белдерү 2 сентябрьдә «Юла»да урнаштырылган.

Хатын малаен сату турындагы белдерүе янына аның фотоларын да беркетә. Сатып алучы табылмаган, ә игълан белән хокук саклау органнары вәкилләре кызыксынган.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре бу малайның һәм хатынның кем икәнлекләрен ачыклый. «Кеше сату» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: