25 сентябрьдә Белорет районы полициясенә Инҗәр авылында яшәүче 64 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Күз яшьләрен тыя алмыйча, хатын полициягә ире белән бәлагә таруын әйтә. Мөрәҗәгать итүченең сүзләренә караганда, алар телефон мошенникларына ышанган һәм исәпләренә 2,5 миллион сумга якын акча күчергән.
Пенсионер 8 сентябрьдә үк аның телефонына шалтыратуларын сөйләгән. Шалтыратучы ир үзен тикшерүче дип таныштырган һәм аның исеменнән һәм иреннән күрше дәүләт исәбенә акча күчерүен хәбәр иткән. Бу, шалтыратучының сүзләре буенча, дәүләткә хыянәт итү факты булып тора. Берничә сәгать дәвамында әңгәмәдәш хатынны җинаять эзәрлекләүләре, йортта тентүләр белән куркыта, үзенең дә җинаятьчеләрне тоту буенча оператив-эзләү чараларында катнашуын сөйләп ышандыра.
Шалтыратучы даими рәвештә элемтәдә була, сөйләшүне өзүне һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүне тыя. Видеоэлемтә аша явыз ниятле бәндә үзенең хәтта Русия Тикшерү комитеты хезмәткәре формасын һәм «эш» папкасын күрсәтеп, тулы бер спектакль уйный. Аптырашта калган ир белән хатын таныш булмаган кешенең сүзләренә ышаналар һәм аның күрсәтмәләрен үти башлыйлар.
Башта ул аларның кәрәзле элемтә салонына баруларын, смартфон, билгеле бер кәрәзле операторларның ике сим-картасын сатып алуларын, берничә кушымта урнаштыруларын таләп итә. Авылдан шәһәргә 90 километр юл үтеп, пенсионерлар бу шартны үтәгән. Шуннан соң ялган майор үз корбаннарын төрле банк бүлекчәләренә кредитлар рәсмиләштерү өчен җибәрә башлаган. Кайберләрендә аларны кире какканнар, ә башкаларында акча биргәннәр, чөнки клиентлар банк менеджерларын алган кредитның максатлары турында алдаган. Чираттагы кредитны рәсмиләштерү өчен зыян күрүчегә хәтта үз машинасын залогка салырга туры килә. Аннары, әңгәмәдәш таләбе буенча, хатын 2,5 миллион кредит акчасын банкомат аша күрсәтелгән картага күчерә.
Гариза бирүче сүзләренчә, банк хезмәткәрләре аларны мошенниклар белән эш итүләре ихтималлыгы турында кисәткән. Моннан тыш, элек туганнары ир белән хатынга явыз ниятле кешеләр турында хәбәр иткән булган, алар бу темага киңкүләм мәгълүмат чараларында язмалар һәм тапшырулар күргән. Нәтиҗәдә, телевидениедә чираттагы сюжетны караганнан соң, пенсионерлар аларны алдаганнар дип шикләнә һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
"Аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: "МВД по РБ"