+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 сентябрь 2023, 07:20

Срогы чыгамы? Бушлай бирегез!

Пенсионерларга срогы чыгу вакытына җиткән продуктларны бушлай таратачаклар, ди. Бу идеяне Дәүләт думасы хуплаган.

Срогы чыгамы? Бушлай бирегез!Срогы чыгамы? Бушлай бирегез!
Срогы чыгамы? Бушлай бирегез!
Дәүләт думасының Мәгариф буенча комитеты башлыгы урынбасары, болай эшләү пенсионерлар һәм социаль якланмаган катлам кешеләре өчен яхшы ярдәм булачак, дип белдергән.

Депутат фикеренчә, кибет хуҗаларын срогы чыгып килгән продуктлар өчен махсус социаль киштәләр булдыруга этәрергә кирәк. Аз керемлеләр һәм пенсионерлар аларны шуннан алачак.

Бу хәбәр социаль челтәрләрдә шау-шу тудырды. Күпләр, пенсионерларга мондый караш булырга тиеш түгел, ди. Кайберәүләр исә, эшсез яшьләргә дә шушы киштәдән алырга рөхсәт бирергә кирәк, дигән фикердә.

Элек срогы чыккан продуктларны ташлыйлар иде, һәм аларны пенсионерлар чүплектән барыбер актарып ала иде. Хәзер исә, срогы чыкмаган килеш тә киштәдән ала башлаячаклар, диючеләр дә, хәзер сугышып бетәрләр инде, дип исәпләүчеләр дә бар.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас