Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фаҗига 20 майга каршы төндә Зилаер районының Сабыр авылында була. Бу көнне хатын хезмәттәшләре белән бергә Зилаер авылына концерт карарга барырга ниятли. 34 яшьлек ханым - мәктәп директоры хезмәттәшләренә үзенең иномаркасында барырга тәкъдим итә, барысы да ризалаша.
Концерттан соң хатын-кызлар өйләренә кайтып китә һәм, юлда туктап, кичнең тәмамлануын билгеләп үтәргә карар итәләр. Алар машинадан чыгып, музыканы кабызып, алкогольле табын кора.
Вакыт үткәрү барышында гаепләнүче [директор], автомобиль аккумуляторы утыра ала дип борчылып, двигательне эшләтеп җибәрергә карар итә, әмма күчмә коробка рычагын нейтраль хәлгә күчерми, тоташтыру һәм тормоз педальләренә басмый. Нәтиҗәдә, автомобиль хәрәкәт итә башлый һәм капот алдындагы 32 яшьлек хатынны таптый.
Өч бала әнисе алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.
Авария факты буенча «исерек хәлдә булган кеше тарафыннан юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүче өлешчә үз гаебен таный. Эш материаллары судка карау өчен җибәрелгән.