Бу хакта республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерде.
Ведомство, район полициясенең бер хезмәткәре үз кабинетында үле килеш табылган, дип хәбәр итә. Төбәк Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге фаҗиганең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклау өчен хезмәт тикшерүе билгеләгән.
Әлегә моны суицид дип фаразлыйлар.
Исегезгә төшерәбез, бу язда шундый ук гадәттән тыш хәл булган иде. Уфада 37 яшьлек полиция хезмәткәре эш урынында – Дим районының өченче участок пунктында вафат булды. Мәрхүм сугыш хәрәкәтләре ветераны булган, шулай ук аның бүләкләре һәм отличие билгеләре булган. Аның хатыны һәм ике баласы калды.