+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 октябрь 2023, 16:15

Суга чумганнар да калкып чыкмаганнар

Ике туганны ярга алып чыкканнар чыгуын...

Суга чумганнар да калкып чыкмаганнар
Суга чумганнар да калкып чыкмаганнар
Кичә Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына Благовещен районындагы "Шәриповка" ял базасында суда фаҗига булганы турында мәгълүмат килгән.

Ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 1988 һәм 1991 елларда туган ике яшь кеше мунчадан соң су коенырга карар итә һәм буага чума, ләкин су өстенә калкып чыкмыйлар. Шаһитлар ир-егетләрне яр буена аңсыз хәлдә алып чыккан. Ашыгыч ярдәм чакырталар һәм табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәтәләр.

Йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрү барышында 1991 елда туган ир аңына килә, аны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Икенче ир-егетне коткарып кала алмаганнар. Шаһитлар сүзләренчә, алар исерек хәлдә су коенган.

Урынга тикшерү-оператив төркем һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының урындагы идарәсе хезмәткәрләре килгән.
 
Фото: "МЧС по РБ, телеграм"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: