+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 октябрь 2023, 11:50

Зилаерда әнисе белән сабые янып үлгән

Әбиләре ут тозагыннан чыгып котылган.

Зилаерда әнисе белән сабые янып үлгән
Зилаерда әнисе белән сабые янып үлгән
Бүген төнлә Зилаер районының Зилаер авылында өч фатирлы йортта янгын чыккан.

8х12 метрлы йортны ялкын ялмаган. Килгән янгын сүндерүчеләр 30 минут эчендә аны туктаткан. Кызганычка каршы, сүндерү барышында ике үлгән кеше: 2022 елда туган бала һәм аның 1986 елда туган әнисе табылган. Янгын чыккан вакытта йортта шулай ук баланың әбисе дә булган, ул вакытында эвакуацияләнергә өлгергән, дип хәбәр иттеләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Янгынның сәбәпләре ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем, янгын лабораториясе эксперты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе эшли.
 
Фото: "МЧС по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: