+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 октябрь 2023, 13:00

Диананы үтерүче - суд алдында

Әнвәр Нургалиевның сеңлесенең җаны кыелган авариядә гаеплегә ничә ел яный?

Диананы үтерүче - суд алдында
Диананы үтерүче - суд алдында

Чишмә районында яшәүче Вадим Л. суд алдына басачак, ул кеше үлеменә китергән авария ясауда гаепләнә. Сүз җырчы Әнвәр Нургалиевның 32 яшьлек сеңлесе Диана Сәфәрова һәлак булган фаҗига турында бара. Бу хакта бүген республика Прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Авария 9 майда Чишмә бистәсенең Революция урамында була. Тикшерү версиясе буенча, төнлә Вадим исерек килеш "Toyota Camry" машинасына утырган. Ул югары тизлектә барган һәм интервалны сакламаган, ә узып киткәндә, Диана хәрәкәт иткән "Honda Civic"ны кистергән. Шул сәбәпле хатын курс тотрыклылыгын югалткан һәм металл коймага бәрелгән.

Сәфәрова җәрәхәтләрдән шул урында вафат була.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң Вадим Л. качып киткән. Гаепләнүче гаебен өлешчә таныган. Аңа 5 елдан 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

- Җинаять эше Чишмә район судына карау өчен җибәрелгән, - дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.   Диананың өч баласы калды. Ул аларны ялгызы тәрбияләгән. 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: