+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 октябрь 2023, 10:40

Никахны кем үткәрергә тиеш?

Гомумән, аны күп кеше җыеп, тамадалар чакырып, зур мәҗлескә әйләндерү кирәкме?

Никахны кем үткәрергә тиеш?
Никахны кем үткәрергә тиеш?

“ВКонтакте” челтәрендә басылган бу хат күпләрне битараф калдырмады, аңа бик күп комментарийлар килде. Чыннан да, никахны, туйны кем үткәрергә тиеш, гомумән, андый кешеләр кирәкме бүген? Сез ни диярсез икән? Укып карагыз әле. Хатның авторы исемен күрсәтмәгән.

“Исәнмесез, вакытыгыз булса, минем хатны да куегыз әле. Дусларның да, туганнарның да берсенә дә сөйли алмыйм бу хәл турында, аңламаслар дип уйлыйм. Дөресен генә әйткәндә, бик белгертәсе дә килеп тормый. Кеше хәзер сине гаеп итәргә генә тора бит ул. Яныңда хәлеңә кергән кебек тоелса да...
Күптән түгел без улыбызны өйләндердек. Килен дә шәһәр кызы. Без ирем белән авылда туып-үсеп, мәктәпне тәмамлагач кына шәһәргә килеп урнашкан кешеләр. Ә кода-кодагыйлар башкаланыкылар. Алар телне азмы-күпме белсәләр дә, гореф-гадәтләрне бөтенләй диярлек белми булып чыктылар.

Без ирем белән икебез дә бер авылдан. Безнең якта, гадәттә, никахны кыз ягында укыталар, чыгымнарны да шул як күтәрә. Һәрхәлдә, элегрәк шулай иде, хәзер тәртипләр кайда да үзгәрде инде.

Кыз сорарга баргач, ирем белән бу хакта әйткән идек, булачак кода белән кодагый тәмам аптырап калдылар. “Ә нигә аны без үткәрергә тиеш?” – диләр икесе беравыздан.

Ирем белән бу сорауга ни дияргә белмичә, без дә югалып калдык. Аннары алар: “Ә үткәрмәсәң булмыймы?” – дия башлады. Эчемнән уйлыйм: “Болай булса, балалар хәзер бөтенләй никахсыз кала бит”, – дим. Ирем дә шундый уйлар белән утырган икән. Бер-беребезнең күзенә караштык та, ярый, алай булса, никахны үзебез уздырырбыз, дидек. Кызның әти-әнисе моңа, әлбәттә, бик теләп ризалаштылар. Без әле кыз сорарга барганчы ниятләгәнчә, никахны алар үткәрсә, туйның бөтен чыгымнарын үз өстебезгә алырбыз дип уйлаган идек. Ахырда барысы да безгә калды.

“Алай булса, туй чыгымнарын бүлешеп күтәрик”, – дип караган идек, алар моңа да риза булмады. Безнең туганнарыбыз күп түгел, безнең яктан кунаклар аз булачак, диделәр. (Чынлыкта, кунаклары безнекеләрдән ике кешегә генә азрак булып чыкты).
Мондый чакта иң беренче чиратта балаң турында уйлыйсың инде. Эчтә бураннар уйнаса да, тыштан берни белгертмәдек. Әле бергә яшисе дә бар бит. Туй алдыннан ук тавышланып, ямьсезләшеп бетсәң, аннары ниләр булыр...

Кемдер: “Ә, бәлки, аларның мөмкинлекләре юктыр? Бөтен кеше дә хәлле булмый бит”, – дияр. Булачак кода-кодагыйла-рыңның ул ягын аз булса да чамалыйсың инде. Өйләрендә булгач, тормышларын шактый якыннан да күргәч, икеләнми әйтә алам: тиеннәр санап яши торган кешеләр түгел. Безнең кебек үк ике бала үстергәннәр. Аларда да бер кыз һәм бер малай. Ә никахка тотынасы килмәүләренең сәбәбе бик гади – алар аны кирәксенми. Бөтенләй укытмасыннар дип әйтмиләр инде, билгеле. Кода булачак кеше:

– Хәзер аны мәчеткә кереп кенә укытып чыгалар түгелме соң? – диде.

Менә шуннан аңлагыз инде. Үткәргән кеше белә инде, никахның чыгымнары туйныкыннан бер дә ким түгел. Алып баручысы да кирәк, никах укырга килгән мулланы да буш итә алмыйсың, кеше кебек җырчылар да чакырасы килә. Пар каз да кирәк, чәк-чәге дә, кода-кодагыйларга бүләкләр дә. Алар бу эшкә бөтенләй катнашмагач, бүләкләрне үзебезгә үзебез алырга туры килде. Килен – кайнанасына, ягъни миңа бәйләтәсе ак шәлне дә, кайнатасына кидерергә тиешле затлы түбәтәйне дә үзебез алдык. Кунаклар алдында: “Безнең кода-кодагыйлар бу хакта белми шул”, – дип утырып булмый бит.

Никахка кадәр үк, ирем белән сөйләштек тә, улыбызга әйтеп куйдык: “Никахта җыелган акчаны безгә бирсәгез әйбәт булыр иде. Туй үткәрергә акчабыз җитмәс дип борчылабыз. Әгәр чыгымнар без күтәрерлек булса, ул акчага кагылмабыз, туй узуга сезгә кире бирербез. Әгәр инде ул акчаны тотынырга туры килсә, безгә бурычка биреп торгансыз дип санагыз, беренче мөмкинлек булу белән кире кайтарырбыз”, – дидек.

Улыбыз берсүзсез ризалашты. Әмма берничә көн узгач, сизәм, нәрсәдер борчый моны, тик әйтергә кыймый. Сораша башладым, башта: “Берни дә юк, сиңа шулай тоела гына”, – дисә дә, аннары әйтми булдыра алмады. Булачак хатыны никах акчасын безгә биреп торуга каршы икән. “Ул акчаларны безгә бүләк итәләр бит! Шулай булгач, алар безнеке, минем ул акчаларга үз планым бар”, – дигән.

Тумаган тайның билен сындыру шул буладыр инде менә. Шулай итеп, әле никах булмаган килеш үк аңа салынган чыгымнарны бүлү башланды безнең. Ярый, никах үтте. Шөкер, бик матур булды. Барысы да канәгать калды шикелле.

Инде теге акча мәсьәләсе бар бит. Туй әле тагын бер айдан соң гына була. Никахтан соң безгә акча турында бер сүз әйткән кеше юк. Без хәтта аның күпме җыелганын да белмибез. Малайга сүз башлап караган идем, дөрләп кабынды. “Туйдырдыгыз инде шул акча белән! Өйдә – шул акча, сезгә килсәм – сездә”, — ди. Алай икән, дидем эчтән генә. Минем әле беренче генә тапкыр әйтергә маташуым, ә хатыны бу хакта инде шактый сөйләгәнгә охшаган...

Күңелем дә төшеп китте. Бер яктан, киленне дә аңлыйм. Ул — аларга дип бирелгән акча, аларныкы булырга тиеш. Тик без дә бит аны бөтенләйгә алырга җыенмыйбыз. Бурычка гына. Чит кешедән сорап йөрисе килмәгән иде. Мөгаен, кредит алырга туры килер инде. Әмма аның процентлары бик югары бит – биш тапкыр арттырып түләргә туры киләчәк. Без ирем белән, чыннан да, хаклы түгел микәнни соң?”

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: