"Кызлар, аптыраганнан сезгә язам. Берүк гаеп итмәгез. Кешегә сөйләрлек түгел, әмма болай да яшәп булмый.
Ирем төнге сменада эшли. Инде берничә ел ул булмаганда йоклый алмыйм. Хәзер инде йокларга ятмый да башладым. Йокларга яттыммы, әллә нәрсә яныма менеп ята. Нәкъ ирем инде менә... Хәтта ишектән килеп кергәнен ишетәм. Йокларга ирек бирми, өстемә үк менеп ята. Азан да әйттерәбез, ярдәм итми. Беркөн бөтенләй күкрәкләремне үпмәкче була. "Кит моннан, син ирем түгел бит" дип әйтмәкче булам, әйтеп булмый. Көчкә котылдым.
Көндез, чыннан да, өйдә нәрсәдер йөри сыман. Шәүләләр күренеп китә кайчак. Әниләр килсә, ул да бездә йокларга курка. "Өегездә нәрсәдер бар" , - ди. Барысын да сөйләп кенә булмый. Чәчләрегез үрә торыр... Инде мендәр астына пычак та, бер кап шырпы да, кайчы да куеп карадым. Зинһар, ярдәм итегез, күчеп китәргә мөмкинлегебез юк", - дигән бер хатыннан хат килде.
Бу ни икән, укучылар?
Фото: mykaleidoscope.ru