+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 октябрь 2023, 08:55

Югалган үсмернең әбисенең йөрәге туктаган

Унҗиде яшьлек Тимур Сөләйманов май азагында ук юкка чыккан иде.

Югалган үсмернең әбисенең йөрәге туктаганЮгалган үсмернең әбисенең йөрәге туктаган
Югалган үсмернең әбисенең йөрәге туктаган

Аны эзләү дәвам итә.

Егет әбисе белән Балакатай районы Юлдаш авылында яшәгән. 28 майда Тимур әбисенә чыгарылыш имтиханын тапшыру өчен Яңа Балакатай авылына барырга җыенуын әйткән. Кичен ул кайтмаган.

Якыннары Тимурны, дуслары янында калгандыр, дип уйлап, өч көн көткән. Шуннан соң улы белән телефон аша элемтәгә керә алмаган әнисе улының югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Шул ук вакытта аның имтиханга да килмәгәнлеге ачыкланган.

5 июньдә Башкортстан Тикшерү комитетында үсмернең югалуына бәйле җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, аны үтергән булырга мөмкиннәр. Шушы көннәрдә генә, оныгы өчен бик нык борчылудан, әбисенең дә үлеп китүе мәгълүм булды. 

Волонтерлар Тимурны табуга өметләрен җуймый: алар аны һәр көн саен эзли.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас