+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 октябрь 2023, 15:10

25 яшьлек кызның үлемендә кем гаепле?

Кичә Башкортстанның Дүртөйле районында 22.30 сәгатьтә Дүртөйле - Чакмагыш - Бүздәк автомобиль юлында коточкыч авария булган.

25 яшьлек кызның үлемендә кем гаепле?
25 яшьлек кызның үлемендә кем гаепле?
Билгесез шофер яңгыр шартларында 25 яшьлек кызны бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Авариядә зыян күрүче вакыйга урынында һәлак булган.

Эзләү чаралары барышында механик зыян күргән "ВАЗ-2107" автомобилен полиция хезмәткәрләре Иске Солтанбәк авылы ишегалларының берсендә таба. Беренчел мәгълүматлар буенча, руль артында Дүртөйле районының 28 яшьлек кешесе булуы ихтимал. Хәзер аның кайдалыгын ачыклау өчен чаралар күрелә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: