+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 октябрь 2023, 11:15

"Уянып китсәм - янда бер хатын ята"

"Мин өйләнмәгән. Эчмим. Баш та нормально эшли минем".

"Уянып китсәм - янда бер хатын ята"
"Уянып китсәм - янда бер хатын ята"

"Исәнмесез. "Төнлә яныма кемдер килеп ята" дигән язмагызны укыгач, мин дә үзем белән булган хәлне язарга булдым. Шушы көннәрдә генә булды ул. (Мин эчмим, исерек булган димәгез). Эштән кайтып, 10нар тирәсендэ йокларга яттым (арылган иде). Төнлә тәмәке тартасы килеп уянып китсәм, янда бер таныш булмаган хатын ята (мин өйләнмәгән, үзем генә яшим). Ярар әкрен генә чыгып тартып кердем шулай, тотып карыйсы килә, но шүрләтә бит малай... Менеп яттым тагын янына (үзе селкенми дә ул). Шулай йокыга киткәнмен. Иртән будильник тавышына уянып китсәм - теге хатыннан җилләр искән. Тиз генә телефонны алдым да картәнигә шалтыраттым (олы кеше берәр киңәш әйтер дип). Аны сиңа йорт хуҗасы алып килеп салган, дип аңлатты. (Нәрсә өчен алып килгән - анысын аңламадым). Бу булган хәл, төш түгел, баш тоже нормально эшли минем. Сездән киңәшләр көтәм".

Менә тагын гадәттән тыш хәл турында язылган хат. Монысын ир-егет язган. Бу дөрес хәлләрме икән?

Фото: balabolkina.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: