+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 октябрь 2023, 15:15

Бала кулында... балта

Малай әтисен полиция хезмәткәрләреннән шулай якларга булган. Бу эшне Гафури районында тикшерәләр. 

Бала кулында... балта
Бала кулында... балта
11 октябрьдә банк картасыннан акча урлау факты буенча җинаять эшен тикшерү кысаларында Гафури районы полициясенең ике хезмәткәре 29 яшьлек ир яшәгән урынга Родина авылына килгән.
 
Исереклек билгеләре булган ир-ат үзен агрессив тота, әдәпсез сүгенә һәм балта белән яный. Законсыз тәртипне туктату турындагы кат-кат таләпләргә ул җавап бирмәгән. „Полиция турында“ гы закон нигезендә хезмәткәрләр аңа карата физик көч куллана һәм балтаны тартып ала.
 
Шул вакытта тоткарланган кешенең 9 яшьлек улы полиция хезмәткәрләренең берсе янына йөгереп килә һәм йорт верандасыннан алган икенче балта белән хезмәткәрнең аркасына бәрә.

Өч граждан, шул исәптән балигъ булмаган бала, алга таба тикшерү өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Гафури районы буенча бүлегенә китерелә. Алга таба закон нигезендә ата-аналарга карата карар кабул ителәчәк.

Бала хезмәткәрнең аркасына балта түтәсе белән сугып җәрәхәтләгән.


Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: