+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 октябрь 2023, 11:30

Сабыйның хәле ничек?

Бәләбәй районында бер ана яшь ярымлык баласына пычак кадаган иде.

Сабыйның хәле ничек?
Сабыйның хәле ничек?
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кечкенә пациентның хәле яхшырган.

"Бала кичә уртача авырлыктагы авырулар бүлегенә күчерелде", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Исегезгә төшерәбез, Бәләбәй районара тикшерү бүлеге 22 яшьлек хатын-кызны «балигъ булмаганны үтерергә омтылу» мәддәсе буенча гаепләде.
 
7 октябрь кичендә исерек ана тормыш иптәшен көнләп, аның белән талаша. Ире өйдән чыгып китә. Фатирда аларның яшь ярымлык уллары кычкырып елый башлый. Шуннан соң ана өч тапкыр аның корсагына пычак белән чәнечкән, аннары өйдән чыгып киткән һәм үтеп баручыга ашыгыч ярдәм чакырырга кушкан.

Вакытында килгән медицина хезмәткәрләре ярдәмендә баланың гомерен саклап калу мөмкин булган. Ананы хөкем итәчәкләр.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: