+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 октябрь 2023, 09:00

Укучы кызны сыйныфташлары кыйнаган

Ул реанимациягә эләккән. Кырмыскалы районында булган бу хәл.

Укучы кызны сыйныфташлары кыйнаганУкучы кызны сыйныфташлары кыйнаган
Укучы кызны сыйныфташлары кыйнаган
Кырмыскалы районы прокуратурасы район мәктәпләренең берсендә булган вакыйга белән бәйле тикшерү үткәрә. Күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 10 октябрь көнне көндез, укытучы кабинеттан чыккач, 6нчы сыйныфның ике укучысы бер сыйныфта укучы кызны кыйнаган.

Дәресләрдән соң кыз өенә кайтып китә, аннан хастаханәгә озатыла. Рәсми рәвештә расланмаган мәгълүматлар буенча, бала реанимациягә эләгә. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, зыян күрүченең талагы, ашказаны асты бизе зыян күргән һәм тәнендә күпсанлы җәрәхәтләр табылган.

Әле бу очрак җентекле тикшерелә.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас