Аны бер яшьлек улын үтерергә маташуда гаеплиләр. Хатын 8 декабрьгә кадәр төрмәдә утырачак, дип хәбәр иттеләр Башкортстан судларының берләшкән матбугат хезмәтендә.
7 октябрьдән 8 октябрьгә каршы төндә гаепләнүче баласының әтисе белән бергә өйдә эчә. Көнчелек аркасында алар талашкан, һәм ир-ат дусты белән өйдән чыгып киткән. Шул вакытта аларның бер яшьлек улы елый башлаган. Шуннан соң әнисе кухня пычагын алып, улының корсагына өч тапкыр кадаган, ләкин моңа кадәр кыйнаган. Аннары урамга чыгып, үтеп баручыга ашыгыч ярдәм чакырырга кушкан.
Табиблар тиз генә килеп, көчкә сулыш алган баланы хастаханәгә алып китә. Анда аңа ашыгыч рәвештә операция ясаганнар һәм реанимациягә салганнар. Соңыннан Уфага күчерәләр. Хәзер, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, малай үзен яхшырак хис итә.
"Суд утырышында гаепләнүче тикшерүченең үтенечен канәгатьләндерүгә каршы түгеллеген белдерде", - диләр матбугат хезмәтендә.
Каршы да булсын иде җитмәсә...
Фото: "mash-batash"