+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 Октября 2023, 05:05

Буа буганда

Ата-бабаларыбыз гомер-гомергә зур эшләрне өмә җыеп башкарган, ә хәзер? Миякә районы территориясеннән матурлыгы белән дан тоткан, җырларда җырланган, халык хуҗалыгында мөһим роль уйнаган биш елга ага. Дим, Мәләвез, Өршәк, Өязе һәм Миякә елгалары. Аларның һәрберсе халыкка хезмәт итә. Райондагы барлык авыллар да диярлек елга буена урнашкан. Элек, без малай чакта, мәсәлән, һәр хуҗабикә кояш чыкканчы елгадан таң суы алып кайта, шуның белән чәй кайната, ашарга пешерә иде. Авыл киленнәре кер чайкарга, малның эчәк-карынын юарга да елгага төшә, кышкы көннәрдә ир-ат ат һәм сыерларны эчерергә бәкегә алып килә торган иде. Ул гына да түгел, елгалар электр энергиясе килеп җитмәгән авылларга уңайлы һәм арзан саналган егәрлек-әйләнмәне хәрәкәткә китерүче көч чыганагы булып та хезмәт иткән.

Буа бугандаБуа буганда
Буа буганда
Мәсәлән, райондагы иң кечкенә елгаларның берсе – Миякә суында узган гасырның илленче елларында сигез су тегермәне эшләгән. Халык анда ашлыгын тарттырган, такта ярдырган. Районда иң зур саналган гүзәл Дим елгасына килеп кушыла торган, җәен-көзен көмеш сулары белән таштан-ташка йөгерә-атлый челтерәп аккан, язгы ярсу чакларында шашынып китәргә дә күп сорамаган Өязе елгасы да биредәге халык­ның горурлыгы булып тора. Район­ның унбиш авылы – нәкъ шушы елга үзәнлегендә. Шифалы сулары белән әлеге мөбарәк төбәк җирләрен сугаручы Өязе елгасында элек һәр авылда буа, шулай ук су тегермәннәре дә бар иде. Ул гына да түгел, елгада балык ифрат күп булганлыктан, җәйге көннәрдә авылдагы бала-чага кармак тотып яр буена ашыга иде. Өязенең башланган урыныннан койган җиренә кадәр сандугачлы таллары, күкрәп үскән өянкеләре, карлыганлы куаклары гына ни тора! Өязе тугайлары элек җыеп бетерә алмаслык җир җиләге, балтырган, кузгалак, кымызлык, сарана кебек ашарга яраклы үләннәре белән сыйлады халыкны. Шуңа да авыл кешеләре мәңгелек җырын җырлап агучы Өязегә мәдхия укыган, елга буйларын пычратмаска тырышкан. Яр буена чүп түгү, таллыкларга көтү кертү дә катгый тыелган була. Чөнки ике ягында, юк дигәндә, бер ярында тал-куаклык булса, ул урында елга саекмый, тирән килеш кала, балык та күп була.

Өязе буендагы Яңа Ишле авылында, мәсәлән, ул елларда ике йөздән артык хуҗалык исәпләнә иде. Безнең балачак, башлыча, шул елга буенда үтте, дияргә була. Без үзебезнең очтагы малайлар – Фәнис һәм Варис Гатауллиннар, Гайнулла Лотфуллин, Гали Латыйпов, арырак Хәмит белән Кәбир Рахмановлар, Ринат Зарипов, Иршат Сәрвәров һәм башкалар бергә үстек. Су коена торган төп урыныбыз Галим һәм Ногамир абзыйларның бакча башында була торган иде. Елганың сул як ярында – куе таллык, ә уң ягында өч-дүрт метр биеклегендәге текә яр. Өязе биредә тыныч ага, тирәнлеге дә ике-өч метр чамасы гына. Суга керә-чыга торган урыны да уңайлы – чиста ком. Эссе көннәрдә йөгереп килеп, яр башыннан суга сикерә идек. Бу җәһәттән Фәнис Гатауллинга җитүче булмый торган иде. Елганың иң тирән урыны “Балта яры” дип йөртелде. Без шунда ат йөздерергә бара идек. Анда җәйнең иң эссе көннәрендә дә суның бары тик өске өлеше генә җылына иде. Шунлыктан су коену өчен без анда йөрми идек. Ул урынның тирәнлеген беребез дә дөрес кенә итеп әйтеп бирә алмый идек. Чөнки арабызда чумып су төбенә җитә алган кеше булмады. Шулай да берчак малайлар арасында бер хәбәр таралды. Көне буе янып-пешеп печән чабып йөргән, яңа гына Хәрби Диңгез флотында хезмәт итеп кайткан Равил Басыйров “Балта яры”ннан суга сикергән һәм аякларын су төбенә тидергән икән, диделәр.

Без үсмер чакта Өязе елгасында ике буа һәм ике су тегермәне бар иде. Өстәге тегермәндә Мөсәвир, Мотаһар, Мөдәррис исемле уллары белән озак еллар Мөхәррәм бабай эшләде. Ул үзе дә, уллары да бик сәләтле, оста куллы кешеләр булды. Алар тегермәннең су улагыннан мәһабәт зур куласасына, тешле тәгәрмәчләренә (агач шестерня) кадәр үз куллары белән эшләп куйды. Шуңа да аларны бөтен халык хөрмәт итте.

Елганың түбәнге буасындагы тегермәндә ярдәмчесе белән Алексей карт эшләде. Ул озын гәүдәле, калын тавышлы, киемнәренә генә түгел, керфекләренә кадәр он кунган “ап-ак кеше” иде. Без, ачлы-туклы бала-чага, тегермәнченең үзенә караганда, аның хатыны Маша апаны күбрәк белә, аны ныграк ярата идек. Чөнки ул үтә дә киң күңелле, юмарт кеше булып истә калган. Урысларның теге яки бу бәйрәме, бигрәк тә пасха якынлашу белән ел саен авылга төшеп, урамда очраган малай-шалайны тәгаен көнен, сәгатен әйтеп, үзләренә бәйрәмгә чакыра иде. Мин күрше малайлары Фәнис һәм Гайнулла белән анда ике тапкыр сыйландым. Маша апаның кабарып пешкән, суынып та өлгермәгән зур түгәрәк икмәкне күкрәгенә терәп кискәне әле дә күз алдымда. Ач булганлыктан микән, без шул икмәкне, төрле төскә буялган тавык йомыркаларын иң тәмле ризыкка тиңләп ашый идек.

Дөрес, тегермән Мөхәррәм бабай белән Алексей карт өчен генә түгел, барча авыл халкына кирәк. “Тегер­мәнсез – ике кулсыз”, дигәндәй, аш-су әзерләү, икмәк салу өчен иң элек хезмәт көненә бирелә торган барлы-юклы ашлыкны тегермәндә тарттырып, он итү хәстәрен күрергә кирәк. Аңлашыла, бу җиңел эш түгел. Ярты тонна авырлыгындагы тегермән ташын әйләндерү өчен йөзләгән ат көче егәрлек таләп ителә. Ә суның һәм җилнең куәтен үзегез беләсез, ул чиксез. Шуңа да бу бурычны авылдашлар әлеге Өязе елгасына йөкли. Тегермән ташын әйләндерү өчен елганы буу һәм су биеклеген тиешле дәрәҗәдә тоту зарур. Билгеле, суны буйсындыру – зур көч таләп иткән эш. Буа буу, гадәттә, авылның барлык халкы катнашлыгында гамәлгә ашырыла. Алтынчы-җиденче сыйныфларда укыганда ук җәйге айларда, ат җигәргә өйрәнеп, колхоз эшендә катнашкан башка үсмерләр кебек, буа буу эшендә үземә дә катнашырга туры килде. Елганы буу бер генә көнлек эш. Аны сузарга да, икенче көнгә калдырырга да ярамый. Шуңа күрә барлык әзерлек эшләре алдан башкарылырга тиеш. Ул дәвердә колхоз рәисе вазыйфаларын Бөек Ватан сугышы ветераны, офицер Вәкил абый Хәбиров башкара иде. Ул бик булдыклы оештыручы, дәрәҗәле җитәкче иде. Ике-өч атна алдан ук ул буа суы күтәрелергә тиеш биеклектә яр буйларын ныгыту, тегермәнчегә кирәкле нәрсәләрне табу һәм кайтару, елга үзәнен басу көнен истә калырлык итеп башкару максатында кулдан килгәннең барысын да алдан хәстәрли иде. Бу мөһим эш, гадәттә, печәнгә төшәр алдыннан башкарыла. Тегермән буасын буу мәшә­катьләреннән барча колхозчы, ферма эшчәннәре, укытучылар, хәтта укучы балалар, авыл картлары да читтә калмый. Күмәк көч тау күчерә, дип юкка әйтмәгән бит аксакаллар.

Кирәкле материаллар алдан ук китерелә, дидек. Иртәгә буа буылырга тиеш дигән көндә бирегә ике-өч ат йөге агачлар ботаклары белән сөйрәтеп китерелә, бер өем зур-зур ташлар һәм башкалар ике-өч көн алдан ук әзерләп куела. Колхоз рәисе кушуы буенча, гомум эшкә җитәкче­лек итү беренче бригада бригадиры Ибраһим Галимовка йөкләтелә. Авылда аны “Озын Ибрай” дип йөрттеләр, чөнки Ибрайлар икәү иде. Икенчесенең кушаматы “Тугай Ибрае” булды. Буа буган көндә колхоз идарәсе симез башмак суйдыра һәм ике зур казан астырып, өмәчеләрне аш-су белән сыйлый иде. Өмәдә катнашачак һәркемгә берәр телем исәбеннән җитәрлек итеп икмәк тә алдан ук пешерелә. Шунысы да бар, эшкә һәркем үз кашыгы, үз тәлинкәсе белән килә. Укытучыларның үз бурычы – алар, гомум эшне башкаруда катнашудан тыш, агитатор да. Мәдинә апа Бә­широва, Миңниса апа Сатыева һәм башкалар көненә берничә “Боевой листок” чыгарып эләләр иде. Ике сәгать чамасы дәвам иткән төшке аш вакытында авыл клубы һәвәс­кәрләре үз чыгышлары белән халыкның күңелен күтәрә, дәрт өсти. Ниһаять, алдан билгеләнгән көн дә килеп җитә. “Иртәгә Өязе үзәне басылачак” дигән хәбәр авылда һәр­кемгә җиткерелә. Ул көнне мин, мәсә­лән, иртән күзләрне тырнап ачу белән, чәй дә эчеп тормастан, колхоз дворына ашыктым. Югыйсә, соңга калсаң, үзеңә ошаган юньле арба, ат дирбиясе табам димә. Атлар әле кунадан кайтып җитмәгән. Шулай да бригада дворы буш түгел. Монда берничә өлкән яшьтәге абзый белән бергә тынгысыз үсмерләр Мөхәррәм Тимеркәев белән аның күршесе Зариф Галимов та бар иде. Без арба сайлап, аның тәгәрмәчләрен дегет белән майлап, атка камыт-дуга, дирбия әзерләп куюга урам буйлап муенына кыңгырау таккан өер айгыры һәм башка атлар да кайтып керде. Алар артыннан ат караучы Гамир бабай үзе дә күренде. Ат җигеп өйгә кайтып чәй эчтек тә, эшкә киттек. Өмә көнне һәркем үзенең нәрсә эшләргә тиешлеген алдан ук белә. Без, унөч-унбиш яшьлек үсмерләр, өлкәннәр тарафыннан кирпеч кебек итеп шакмаклап киселгән һәм арбага төялгән чирәм кисәкләрен буа кырына илтеп аударырга тиеш. Икенче бер төркем ун-унбиш арбага туфрак, җир төяп куйган.

Ниһаять, елганың ике як ярында кирәкле материаллар җитәрлек туп­ланды. Өмәнең иң дулкынландыргыч минутлары башланды. Колхоз рәисе Вәкил абый, бригадир Ибраһим ага һәм тагын берничә хезмәт ветераны яр буендагы ботаклы, озын агач­ларның берсен буе белән елга үзәне басылачак урынга чылтырап агып яткан су өстенә салды. Алар артыннан башкалар, чылбырдай тезелешеп, санаулы гына минутларда яр буендагы барлык агачларны су өстенә түшәде. Өязе исә, үз өстенә салынган агачларны сизмәгәндәй, җырын җырлап агуын белде. Яшел яфраклы агачлар өстенә шундый ук “чылбыр” ысулы белән зур таш кисәкләре салынды. Елга нидер әйтергә теләгәндәй, челтерәвек тавышын бераз үзгәртеп, авырлык белән булса да, агач ботаклары, таш кисәкләре аша сикергәләп агуын дәвам итте.

Ни өчен елга үзәненә иң элек агач­лар, ташлар салына? Бу – хәвефсезлек чарасы. Су тиешле биеклеккә күтәрелгәч, буа ерылып китмәсен, артык су агачлар арасыннан агып ятсын өчен шулай эшләнә. Елга үзәне басыла башлагач, тезелешеп баскан бер төркем халык без алып килгән яшел чирәм “кирпеч­ләрен” кулдан-кулга тапшырып, су басылган урынга бирә башлады. Анда берничә ир-ат су астында калачак яшел шакмакларны бер-берсенә беркетеп, тыгызлап тезә. Ник анда чирәм кисәкләре кирәк дигән сорау туарга да мөмкин. Бу исә ярны тиз генә су дулкыны “ашамасын”, буаның ерылып китү хәвефе булмасын, дамба ныклы булсын өчен эшләнә.

Буыла башлаган елганың ике як ярында да ком, балчык, кәс төялгән арбалар тезелгән. Һәр йөк алдында ат тезгене тоткан үсмер. Бу минутларда су күтәрелеп өлгермәсен, салынган балчыкны, комны агызып алып китмәсен өчен бертуктаусыз җир салу, өч-дүрт метр тирәнлектәге чокырны тутыру бурычы алгы планга чыга. Чирәм төялгән арбаларны яр читенә үк китереп аударырга кирәк. Югыйсә, яр өстендә калган балчыкны көрәкләр белән аска төшерергә туры киләчәк. Шуңа да йөк аудару бала-чагага түгел, өлкәннәргә йөкләтелә иде. Шунысы да бар, ярга бик якын килсәң дә хәвефле. Арбаның алгы күчәрен­нән ычкынмыйча, бергә атны да ияртеп аска төшүе мөмкин. Билгеле, мондый очракта атның имгәнә­чәге көн кебек ачык. Андый бәхет­сезлек арбаның алгы һәм арткы күчәрләре аерылмаган очракта гына була. Арба кендеге алынмалы булырга тиеш.

Елга буенда буа буу чын мәгънәсендә сабантуйны хәтерләтә. Тирә-як көне буена шау-гөр килеп тора. Кырмыска түмгәгендәгедәй, һәр тарафта эш кайный. Теге яки бу төркем җитәкчеләренең командалары, кычкырып көлгән тавышы, ике зур казан асылган учаклар алдындагы шау-шу әллә кайларга яңгырап тора. Буылган елга үзәнендәге дамба да күзгә күренеп күтәрелә, киңәя. Аның биеклеге бер метрдан артуга арбалы атлар да йөк белән ярдан аска төшә, икенче як ярга чыгып йөри башлый. Дамбаның су юа торган өлешен төзүчеләр бригадиры Мөхәммәтгали абзый җитәкчелегендәге “чирәм­челәр” үзенчә ныгыта. Кул көче белән күтәрелгән өемнең биеклеге ике метр чамасы, буадагы су бер метрга күтәрелә. Бу исә гомум эшнең яртысы, әмма иң авыры тәмамланды дигән сүз.

Колхоз рәисе Вәкил ага Хәбиров канәгать, кәефе күтәренке күренә. Шат тавыш белән ул: ”Җәмәгать, һәр арбага балчык, ком-таш төяп куябыз да төшке ашка утырабыз. Ике сәгать ял”, – дип авылдашларны табынга чакыра. Яшел чирәмгә рәт-рәт итеп ашъяулык җәелгән. Казан кырында ике аксакал итне кисәкләргә бүлә, ике абыстай зур пычаклар белән такта өстендә икмәк телә. Әйтергә кирәк, аш-су өмәчеләргә, аларның балаларына да җитәрлек итеп әзерләнә. Авылның сыер һәм сарык көтүләре дә бүген тәү тапкыр туплауга буа суына төшкән. Кулбашларына чыбыркыларын аскан көтүчеләр үзләре дә биредә. Өмәчеләр берәм-берәм аш салдырып ала һәм яшел чирәмгә тезелә. Кемдер кызык-мәзәк сөйләп көлдерә, кемдер төртмә сүзләр белән күршесен үрти. Барысы да рәхәт­ләнеп көлә. Хуҗалык җитәкчесе күпчелек халык бергә җыелудан файдаланып, басуларда күптән түгел тәмамланган чәчү эшләренә йомгак ясый, үрнәкле эшләгән иптәшләрнең исем-фамилиясен атый һәм өмәдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерә. Соңыннан: “Иптәшләр, тагын да берничә сәгать тырышсак, җиңәбез. Үзебезнең буабыз да булачак, тегермәнебез дә эшли башлаячак. Ә алдагы шимбәгә, җәмәгать, икенче өмә – печәнгә төшәбез!” – ди күтәренке тавыш белән.

Буа эше төштән соң озакка бармый. Дамбага җир ташу тәмамлангач безне, ат йөртүче үсмерләрне, эштән бушаталар. Буада су күзгә күренеп дигәндәй күтәрелә. Елга исә нык саега. Урыны-урыны белән су бөтенләй диярлек акмый. Элек су астында яткан, мүкләнеп беткән ташлардан, яр һәм тал төпләреннән елга ләме исе килә, ниндидер салкынлык бәрелә. Су бары тик тирән, яткын урыннарда гына калган. Балык та шунда. Билгеле булуынча, агымсу кимегән вакытта балык та өскә үрләми, аска тәгәри. Шуңа да күпләр елганың тар урыннарына авызларын өскә каратып төнгелеккә тезмә мурдалар сала, аларны каравыллыйлар иде. Ә балык караңгы төшкәч, тавыш-тын басылгач кына йөри башлый. Без икенче көнне иске тәрәзә челтәре, марля кисәкләре белән балык сөзә идек. Беркемнең дә балыксыз кайтып киткәне булмады.
Өч тәүлек дигәндә буа су белән тула. Су билгеле бер ноктага күтәрелгәч, махсус ерым буенча агач такталардан төзелгән улактан тегермән куласасына төшә. Әгәр су артык күп килә башласа, тегермән ташы да кирәгеннән артык шәп әйләнеп, онны яндыруы ихтимал. Җиһазлар ватылу куркынычы да бар. Мондый очракта улактагы махсус җайланма хәрәкәткә килә һәм су куласага түгел, туры елгага төшерелә.

Ул дәвердә халык аеруча бердәм булды, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәде. Колхоз эшендә генә түгел, шәхси тормышта да авыр, кул көче таләп ителгән барлык эшләр өмә белән башкарыла иде. Бүгенге көндә “Өй күтәрү”, “Бура өмәсе”, “Каз өмәсе”, “Тула өмәсе” һәр яз башкарыла торган “Өй юу өмәсе” кебек сүзтезмәләр, кызганычка каршы, телебездә сирәк кулланыла, онытыла да башлады бугай инде...

Минҗан ЗАРИПОВ.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас