+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 октябрь 2023, 02:25

Эчәсе килүгә түзә алмаган?

Красноярск краенда бер кунакханәдән ерак түгел Уфадан вахтачының үле гәүдәсе табылган. Үләр алдыннан ул хатынына шалтыраткан...

Эчәсе килүгә түзә алмаган?Эчәсе килүгә түзә алмаган?
Эчәсе килүгә түзә алмаган?
«Моя Уфа» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, 37 яшьлек ир-ат эшкә барыр алдыннан аэропорттан ерак булмаган кунакханәдә тукталган, чөнки рейс начар һава торышы аркасында күчерелгән.

Икенче көнне аның хәле мөшкелләнә. Вахтачы "ашыгыч ярдәм" чакырта, фельдшерга ул вахтага китәр алдыннан бик күп хәмер эчкәнен, ә хәзер инде бишенче көн эчми түзүен, шуңа күрә үзен начар хис итүен әйтә. Табиб югары кан басымын һәм йөрәгенең еш тибүен билгеләгән.

Икенче көнне иртән ир-ат үз рейсына килмәгән. Аны үле килеш тапканнар. Рәсми рәвештә расланмаган мәгълүматлар буенча, ул үз-үзенә кул салган. Үләр алдыннан вахтачы хатынына шалтыраткан һәм эчәргә теләвеннән зарланган.

Хәзер хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен һәм хәл-шартларын тикшерә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас