+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 октябрь 2023, 08:55

Уллыкка алып үстергән егеткә кияүгә чыккан

“Безнең никах – бөтенләй башка биеклектә",  - ди Айсылу.

Уллыкка алып үстергән егеткә кияүгә чыкканУллыкка алып үстергән егеткә кияүгә чыккан
Уллыкка алып үстергән егеткә кияүгә чыккан
Казанда сәеррәк никах теркәлгән. 53 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалим берничә ел элек уллыкка алган 22 яшьлек Даниилга кияүгә чыккан. Бу хакта “Челнинские известия” мәгълүматына сылтама белән "Ватаным Татарстан" язган.

"Айсылу – иҗат вәкилләре даирәсендә шактый ук мәгълүм җырчы. Телевидениедә стилист-визажист булып эшләгән. Скрипкада уйнау, җыр буенча музыка белеменә ия. Элегрәк үзенең студиясе булган. Ләкин моннан 10 ел элегрәк аны ябып, Казанның балалар йортында эшли башлаган. Шунда Даниил белән танышып, дуслашканнар.

Малай музыка белән шөгыльләнгән, бәйгеләрдә катнашкан. Әйбәт кенә урыннар алган. Озакламый икәүләшеп җырлый башлаганнар. Балага 14 яшь тулгач, Айсылу аны уллыкка алырга булган.
Хатын-кыз “Интертат” хәбәрчесенә белдергәнчә, ул гайбәтләрдән котылу өчен мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерергә карар кылган.

“Безнең никах – бөтенләй башка биеклектә. Бик бөек әйбер бу. Икебез дә нәкъ шулай уйлыйбыз”, – дип сөйләп үткән Айсылу.

Егет, үз чиратында, басма хәбәрчесенә белдергәнчә, яшь ул – сан гына. Ә Айсылуның йөрәге яшь, һәм ул аның фикерләрен һәрвакыт хуплый.
 
Сүз уңаеннан, Айсылуның, Даниилдан тыш, тагын җиде баласы бар икән", - дип язган портал.
 
Фото: "Ватаным Татарстан"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас