+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 октябрь 2023, 08:30

Сабый дәваханәдән чыккан

Исерек әнисе берничә тапкыр корсагына пычак кадаган яшь ярымлык баланы дәваханәдән чыгарганнар.

Сабый дәваханәдән чыккан
Сабый дәваханәдән чыккан
Ул инде елмая да башлаган. Бу хакта "Моя Уфа" телеграм-каналы хәбәр итә. Малайны әтисе алып кайткан, ир аны үзендә калдырырга тели.

Исегезгә төшерәбез, ике атна элек Бәләбәй  районының Приютово авылында яшәүче 22 яшьлек Аида Ш. бергә яшәгән ире белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Ниндидер мизгелдә алар көнләү нигезендә ачуланышкан. Ир кеше өйдән чыгып киткән, ә хатын, бала елавын ишетеп, кулына пычак алып, улына ташланган...
 
Бу хәлне Русия телевидениесеннән дә күрсәттеләр. Ата кеше программага килеп елап утырды. Баласына пычак кадаган ана ирен дә еш кына кыйнаган булган икән. Баланы алырга теләүчеләр күп, ләкин аның кем белән калачагын опека хәл итәчәк. 

Табиблар килгәндә бала көчкә сулаган һәм канга баткан була. Тикшерү вакытына кансыз ананы СИЗОга урнаштыралар.

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: