+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 октябрь 2023, 04:47

Су анасы бар, диләр...

"Башкортстанга кайтып килгәндә мин дә күрдем аны..."

Су анасы бар, диләр...Су анасы бар, диләр...
Су анасы бар, диләр...

"Татарстанның Азнакай районында булган хәл. Ирем вафатыннан соң руль артына утырган гына вакытым. 2004 ел. Тубән Камадан Башкортстанга кайтам. Юлга соңрак, машиналар кимегәчрәк чыга идем. Бу юлы ботенләй соңга калганмын.


Татарстан белән Башкортстан арасындагы 2 сәгать уза торган күпергә кердем генә, каршыма томан төсендәге хатын-кыз силуэты килеп басты. Озын буйлы. Йөзен дә күрәм, әмма берничек тә сурәтли алмыйм. Тиз генә тормозга бастым, машина сүнде. Үземнең ничек күпергә, машина янына чыгып басуымны хәтерләмим. Июнь азагы. Җылы иде. Бервакыт, сөяккә үтешле салкын җил исә башлады. Айнып киттем кебек. Башка килгән беренче уй: йөзә дә белмим бит. Ялт кына машинага кереп утырдым, ачкычны боруга ул кабынды. Теге силуэтның кая киткәнен күрми дә калдым. Юл ачылды. Авылга кайтып җиттем, машинадан төштем генә, аяклар катып калды, гер аскан кебек авырайдылар. Абыем машинаны ишегалдына кертеп куйды. Бераз торгач кына өйгә керә алдым. Бүтән төнлә йөргәнем булмады. Кисәтү булгандыр дип уйладым", - дип язган бер ханым соцаль челтәрләрдә.
Су анасы бар, диләр. Әллә бу, чыннан да, дөрес инде...

Фото: w-dog.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас