+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
31 октябрь 2023, 02:40

Фидан Гафаров бәлагә тарыган

Ул спектакльдә уйнаган вакытта сәхнәдә егылган.

Фидан Гафаров бәлагә тарыганФидан Гафаров бәлагә тарыган
Фидан Гафаров бәлагә тарыган

Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров сәхнәдә егылган.  Аның яңагы зыян күргән. Әмма, шуңа карамастан, спектакльне уйнап бетергән. Бу хәл Илеш районының Югары Яркәй район мәдәният йорты сәхнәсендә булган.

Спектакльдән соң аны ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә алып китәләр. Әлеге вакытта Фидан Сафа улы дәвалана.

 "Спектакльләр вакытында еш кына мондый алым кулланыла: яктылык сүнә, һәм караңгыда башка позициягә күчәргә кирәк. Ераклык бераз башка булганлыктан, мин ялгыштым һәм егылдым, йөзем канга батты. Соңрак ачыкланганча, яңак ярылган. Шунда ук әйтәсем килә: беркемгә дә дәгъвам юк. Безнең эш шундый, барысы да булырга мөмкин. Хезмәттәшләрем ярдәмендә мин уенны тәмамладым: миңа шунда ук бинтлар китерделәр... Спектакльне яратып кабул иттеләр. Алкышлар, чәчәкләр...

Халисә Мөдәрисова пьесасы буенча куелган «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасы безнең "Башдрам"да 12 ел бара, һәм һәрвакыт аншлаглар белән. Тамашачылар аны ярата, кайберләре 9-10 тапкыр килә. Ә мин анда төп рольне уйныйм. Шуңа күрә мин уйнап бетермичә булдыра алмадым. Хәзер бераз дәваланырга кирәк", — дип сөйләгән Фидан Гафаров "Башинформ"га.

Яраткан актерыбызга тизрәк савыгуын теләп калабыз.

Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас