+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 ноябрь 2023, 07:15

"Минем әтигә үпкәм зур иде..."

Рөстәм Нәбиев социаль челтәрләрдә елый-елый әтисен ничек сагынуы турында сөйләде.

"Минем әтигә үпкәм зур иде..."
"Минем әтигә үпкәм зур иде..."
"Минем әтигә үпкәм зур иде. Гомеремнең зур өлешен мин ансыз яшәдем. Миңа 2 яшь чакта ул абыем белән безне калдырып китте. Әти әнине үтереп, төрмәгә утырды.  
 
Безне шунда ук әтинең апасы тәрбиягә алды. Аңа моның өчен зур рәхмәт.  
 
Без әти белән күрешә идек, ләкин ул безнең тормышыбызга  әллә ни катнашмады. Мине балачак рәнҗешләре тотты.  
 
Өлкәнәйгәч, мин күп нәрсәне аңладым һәм кабул иттем. Без озак кына аралашмадык. Ә аннан мин беренче адымны ясадым һәм 55 яше белән котлау җибәрдем.  Аннан соң безнең мөнәсәбәтләр яхшырды. Минем балаларым аны нык яраттылар.
 
Былтыр 4 майда әтием безне ташлап китте. Аңа 56 яшь иде... 
 
Әйе, ул гади кеше түгел иде. Үз гомерендә бик күп хаталар да эшләде. Төзәтеп булмаслык, гафу итәлмәслек хаталар. Ләкин мин аны гафу иттем. Чөнки мин аның баласы һәм әтиемнең булуын теләдем.

Мин аның бәхетле булуын теләдем, әмма өлгермәдем. Мин аны шулкадәр нык сагынам. Мин аны шулкадәр яратам, ләкин бервакытта да яратам дип әйтмәдем. Өлгермәдем. Әти-әниләрегезнең кадерен исән чакта белеп калыгыз!" - дип сөйли ул.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: