

Данил Израиль клиникасында вафат булган.
Үсмер соңгы елында сирәк очрый торган Беркитт лимфомасы белән көрәште.
Әнисе Гөлназ Корбангулованың сөйләве буенча, Данил 2008 елның 30 апрелендә Уфада туган. Балачагы Инорста уза, анда ул мәктәптә укый. Егетнең сәламәтлеге белән бәйле проблемалары беркайчан да булмаган, киресенчә, ул актив рәвештә спорт белән шөгыльләнгән, волейбол уйнарга яраткан. Ул мәктәп өчен ярышларда уйный, команда хәтта призлы урыннар ала. Техниканы ярата. Укуны тәмамлагач, медицина университетына керергә хыяллана.
2022 елда Данил шифаханәдән бик нык ябыккан хәлдә кайта. Ул үзе моны аппетиты булмау белән аңлата, шуңа күрә аз ашый. Үсмер авырып киткәч, педиатр аңа «салкын тию» дигән диагноз куя, чөнки аның тамагы кызарган була. Уфаның шәхси клиникасында үсмердә яман шеш табалар.
Шуннан соң Данилның тормышында иң авыр чор башлана. Башта аны Уфаның балалар клиник дәваханәсенә җибәрәләр. Агымдагы елның мартында малайны Мәскәүдә Рогачев исемендәге үзәккә алып китәләр, ә аннан соң ул Түбән Новгородта химиотерапия үтә. Онкология бирешми, ә табиблар берни эшли алмый. Данилга ярдәм итәргә Израильдә генә ризалашалар. Гөлназ улы белән шунда оча. Ләкин берничә көннән соң ХАМАС сугышчылары илгә һөҗүм итә...
Кичә Гөлназ Корбангулова Данилның авыруны җиңә алмавын һәм дәваханәдә үлүен хәбәр итте.
- Бүген төнлә Данечканың йөрәге тибүдән туктады. Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, - дип язган хатын. Урының җәннәттә булсын, Данил!
Фото: "Ufa1.ru"