+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 ноябрь 2023, 10:45

Гәүдәсен туңдыргычта тапканнар иде

Картәнисен үтерүче кулга алынган.

Гәүдәсен туңдыргычта тапканнар иде
Гәүдәсен туңдыргычта тапканнар иде
Күгәрчен районара суды Зианчура районында туган 30 яшьлек кешегә карата сак астына алу рәвешендә чара сайлаган. Ул Русия Җинаять кодексының 111нче мәддәсенең 4нче өлешендә каралган җинаять кылуда шикләнелә (каза күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу).

"Тикшерү органы тәкъдим иткән материаллардан күренгәнчә, 2023 елның июлендә ир картәнисен кыйнаган. Шуннан соң, җинаять эзләрен яшерер өчен, корбанның мәетен туңдыргыч камерасына урнаштырган. Тикшерү барышында шикләнелгән кеше җинаять кылуда гаепле булуын таныган, мәетнең кайда булуын әйткән», — дип хәбәр иттеләр инстанциянең матбугат хезмәтендә.

Ир кулга алынган. Гаепләнүчегә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Фото: "Кугарчинский межрайонный суд, Vk"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: