+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 ноябрь 2023, 14:20

Тәрбиягә алынган баласын үтергән

Уфада бер гаиләдә коточкыч фаҗига булган.

Уллыка алынган баласын үтергән
Уллыка алынган баласын үтергән

Хокук саклау органнарыннан белдерүләренчә, 29 октябрьдә полициягә караватның икенче ярусыннан өч яшьлек малайның егылып төшүе турында хәбәр килә. Ул башы белән бәрелеп үлгән.

Баштагы версия буенча, барысы да бәхетсезлек очрагы кебек тоелган: 28 октябрьдә әнисе 3 һәм 5 яшьлек ике баланы йокларга яткырган. Иртән балаларны уятырга барса, аларның берсенең идәндә ятканын күргән.

Һәлакәт урынына хокук сакчылары һәм медиклар килә. Соңгылары баланың үлемен билгели. Шул ук вакытта хокук сакчылары ата-ананың версиясенә шик белдерә. Нәтиҗәдә, 38 яшьлек хатын үз гаебен таныган, ә аның 47 яшьлек ире шаһит буларак күрсәтмә биргән. Беренчел мәгълүматлар буенча, үги ана балаларны йокларга яткырганда кечесенең башына каты итеп сугып, баш сөяген сындырган. Малай үлгән. Хатын-кыз тоткарланган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаилә исәптә тормаган, имин саналган, югыйсә аларга ике бала ышанып тапшырылмаган булыр иде. Балалар өчен йортта барлык шартлар да тудырылган.

Билгеле булганча, «Үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Икенче баланы гаиләдән алу мәсьәләсе хәл ителә.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: