+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 Ноября 2023, 04:45

Сак булыгыз, кызлар!

38 яшьлек бер бәндә хатын-кызларны алдап йөргән.

Сак булыгыз, кызлар!Сак булыгыз, кызлар!
Сак булыгыз, кызлар!
Ринат Д. хатын-кызлар белән Интернет сайтларында таныша, аларның ышанычын яулый, өйләренә килә һәм акчаларын урлый. Ул Уфада, Салаватта һәм Дәүләкән районында эш итә.

Бу бәндә хатын-кызларның акча янчыгында булган акчаны урлый, шулай ук корбаннарның кесә телефоннары аша исәпләрендә булган сумманы күчерә.

Моннан тыш, зыян күрүчеләрнең берсе исеменә ул кредит та рәсмиләштергән. Гомум матди зыян якынча бер миллион сум тәшкил итә.

Тикшерү барган арада ул СИЗОда булачак.
 
Шундый ир галәмәтләреннән ераграк йөрсәгез иде, кызлар!

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас