+7 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 ноябрь 2023, 10:30

Әбинең гомере... 4 мең сум

90 яшьлек әбинең җанын кыючы аңа ярдәм итеп йөрүче кеше булып чыккан.

Әбинең гомере... 4 мең сум
Әбинең гомере... 4 мең сум
Уфада полиция хезмәткәрләре Орджоникидзе районында яшәүче 90 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелгән кешене кулга алган. Ул элек хөкем ителгән 42 яшьлек Черниковка кешесе булып чыккан. Үтерү турында гаризаны үлгән хатынның күршесе биргән.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, шикләнелүче әбигә ярдәм итүче кешеләр арасында булган, моның өчен әби аңа акча биргән. Соңрак аларның мөнәсәбәтләре бозыла һәм ул килүен туктата.

Ләкин 26 октябрьдә ул исерек килеш танышы янына акча алырга килә, әмма өлкән яшьтәге хатын аны кире кага. Шуннан соң кунак пычак алып, аңа берничә тапкыр кадый. Аннары 4 мең сум булган акча янчыгын алып, чыгып кача. Аның төнге сәяхәтләре күзәтү камералары язмаларында калган, шулай ук күршеләрнең күрсәтмәләре дә ярдәм иткән.

Ачыкланганча, әбекәй беркайчан да ишекне бикләмәгән, шуңа күрә аның янына килгән кешеләр фатирга каршылыксыз керә алган.

Тоткарланган кеше сорау алу вакытында ук үтерүен таныган. Ул кулга алынган.

Фото: "СКР по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: