"БашРегионСпас" волонтерлары үзләренең рәсми «ВКонтакте» төркемендә хәбәр иткәнчә, берничә ай элек югалган 17 яшьлек үсмерне эзләү фаҗига белән тәмамланган: аны үле килеш тапканнар
«Табылды. Үлгән. Яңа Балакатай авылы, Балакатай районы. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз", - дип хәбәр итә волонтерлар.
Яшь кеше белән нәрсә булганы турында әлегә мәгълүмат юк.
Алдарак хәбәр итүебезчә, быел 31 майда полициягә Чиләбедә яшәүче хатын аның улын табуны сорап мөрәҗәгать итә. Беренчел мәгълүматлар буенча, 28 майда үсмер Балакатай районының Юлдаш авылындагы әбисенең йортыннан китә. Ул Яңа Балакатай авылына имтиханнарга баруын әйтә, әмма анда барып җитми. Шул ук көнне элемтәгә керүдән туктый...
Узган айда бу кадәр кайгыга йөрәге түзмичә аның әбисе вафат булган.
Полициягә яшь кешене эзләүдә волонтерлар, урындагы халык, хакимият хезмәткәрләре һәм Балакатай казаклыгы вәкилләре ярдәм иткән.
фото: башинформ