+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 ноябрь 2023, 05:10

Ятимнәр язмышы катлаулы...

Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең барысы да үз бәхетен таба алды микән?  

Ятимнәр язмышы катлаулы...Ятимнәр язмышы катлаулы...
Ятимнәр язмышы катлаулы...

Бу авылда балалар йорты илдә совет власте урнашу белән диярлек ачыла. Бирегә ул вакытларда әти-әнисен югалткан яисә гаиләдән качып китеп, ач-ялангач, теләсә кайда кунып җан асраган балаларны җыеп урнаштыралар. Ул елларда аларны аякка бастыру өчен Хөкүмәт бик күп көч сала. Балаларда урлашу, тәмәке тарту, алдашу гадәтләрен юкка чыгару ул елларда эшләгән тәрбиячеләргә бик авырга туры килә. Шуңа карамастан, бу балаларга җиде еллык белем бирү, акрынлап аларның тәртибен яхшырту буенча бик зур эш башкарыла. Беренче елларда бу йортта 20 тирәсе бала тәрбияләнсә, кырыгынчы елларда ул сан 50-60ка җитә.

Башта балаларга торак итеп агач өй яраклаштырылса, соңрак байдан калган таш амбарны яшәргә яраклы итеп ремонтлыйлар. Ул өйгә күчкәч, әлбәттә, мәшәкатьләр дә бераз җиңеләя. Кызлар, малайлар өчен аерым бүлмәләр эшләнә, күңел ачарга зал, уку, дәрес әзер­ләү бүлмәләре, ашханә һәм хуҗалык бүлмәләре төзелә.
Кырыгынчы еллар ахырына балалар йорты койма белән уратыла. Яшелчә, бәрәңге үстерү өчен җир участогы бүлеп бирелә.


Беренче тәрбияче, директор вазыйфасын кемнәр башкаргандыр, анысы, әлбәттә, мәгълүм түгел. Узган гасырның алтмышынчы елларында биредә 50 бала тәрбияләнә иде. Урындагы дәваханәгә эшкә килгәч, мине ул йортка да табиб итеп чакырдылар. Ул вакытта директор булып өлкән яшьтәге Мәҗит абый эшли иде. Бик йомшак күңелле, бала җанлы кеше иде. Ул ихатага чыкса, балалар аны уратып ала, ә Мәҗит абый аларны ипле итеп сөйләшергә, хәтта җырларга да өйрәтә иде. Ә инде балалар залда уен оештырса, хәтта пианинода да директор үзе уйный иде. Тәрбияче Гөлзаһира һәм Наилә апалар балалар белән һәрчак яхшы мөнәсәбәттә булды. Алар беркайчан да балаларга кычкырып дәшмәде, һәрчак ягымлы итеп сөйләшерләр иде.


Олы яшьтә булуын исәпкә алып, ике елдан соң Мәҗит абыйны икенче бер кеше алмаштырды. Ул Мәҗит абыйга караганда күпкә яшьрәк иде, исемен язып тормыйм. Үзенең хатынын да тәрбияче итеп урнаштырды. Монда килгәнче алар Уфада яшәгән, фатирларын башкалада калдырып килгән иде. Шуның өчендерме, хатыны тәрбияче булып берәр атна эшләсә, берәр айга Уфага китә иде. Ә монда директор берүзе кала һәм, әлбәттә, ялгызлыгын күп вакыт аракы белән баса иде. Кайчак “төшергән” килеш эшкә килеп, менюны тикшерә иде. Әгәр анда пилмән яисә кыстыбый язылган булса, тавыш чыгара: имеш – нигә кыстыбый белән балаларны нәзбереккә әйләндерәсез, бәрәңге боткасын икмәк белән ашасыннар, шулай ук пилмән ясаганчы, итне икмәк белән ашасыннар, – дип “тавышлана” иде.


Ул елларда авылда корчаңгы чире тарал­ган иде. Авыл мәктәбендә укыгач, ул чир бу йортка да килеп керде. Баштарак үзем белгән дарулар белән дәвалап карадым. Җиңеп кенә булмый бит! Шуннан медицина институтыннан профессор Гомәровны чакырдым. Ул бу вакытта корчаңгыга каршы бензил-бензоат дигән дару уйлап тапкан иде. Шуны сынарга килде ул безгә. Икәүләп корчаңгы ябышкан балаларны шул дару белән берничә тапкыр коендыргач, җиңдек бит ул афәтне!


Сирәк кенә булса да бирегә яңа балалар килә. Аларны өч көн карантинда тоткач кына кабул итәбез. Бер кышта бу йортка минем туган авылымнан өч бала китерделәр. Әти-әниләре үлгән иде аларның. Олысы – малай, 8 яшьтә, уртанчысы – кыз, 6 яшьтә, иң кечесенә 4 кенә яшь. “Икесен алабыз, ә кечесен башка балалар йортына җибәрәбез”, – диде теге директор. Мин инде бу балаларны таныган булгач, каршы төштем. Ни өчен сабыйларны бер-берсеннән аерырга? Өлкән төркемдәге кызлар кечкенә кызны үзләре янына алып карарга булды. Бу, әлбәттә, директорга ошамады. Миңа бармак янап: “Күрсәтермен әле мин сиңа күрмәгәнеңне”, – диде. Ә теге бәләкәй кыз 10 көн үтүгә биредәге мохиткә шулкадәр ияләште ки, хәтта пианино уйнарга да омтыла башлады. Бик үткер кызчык иде ул.
Икенче мәртәбә Караидел районыннан бер кызны китерделәр. 7нче сыйныфта укый. Шулай ук ятим. Тик аны кабул итүгә җитәкче тагын каршы төште. Мин тагын зур тырышлык белән ул кызны алдырттым. Һәм ялгышмадым, уку отличнигы булып чыкты ул.


Бу хәлләрдән соң директор янаган сүзен тәки эшкә ашырды. Юк сәбәпне бар итеп, мине эштән китәргә мәҗбүр итте. Ә мин моңа аптырамадым, чөнки төп эш урыным дәваханәдә ич.
Балалар йорты җитәкчесенең эчкечелек белән мавыгуы район мәгариф бүлегенә дә барып җиткән. Тикшерү килгән көнне дә ул, әлбәттә, исерек булган. Шулай итеп, аны да вазыйфасыннан бушаттылар...
Өч ел элек бу йортта тәрбия­ләнгән балалар (хәзер инде аларның иң яше 50не үткән) очрашу үткәргәннәр. Әлбәттә, алар чорында эшләгән бер директор да, тәрбиячеләр дә бу фани дөньяда юк инде. Бик кызганыч һәм фәһемле булды ул очрашу, дип сөйләде миңа укытучылар. Бу балаларның арытабангы язмышлары ничек булгандыр – миңа болары караңгы. Бәлки, күпләре зур кеше булганнардыр, гаилә корып балалар үстергәндер. Бүген аларның һәммәсенә дә бәхет, озын гомер, гаилә шатлыгы, тазалык кына телисе кала.

Фоат Мусин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас