Ул исергән танышының идәндә ятуын видеога төшерә һәм язманы аның эш бирүчесенә илтеп бирә.
Октябрьский шәһәренең мировой судьясы "операторны" шәхес тормышы турындагы мәгълүматларны законсыз таратуда гаепләгән һәм хөкем карары чыгарган. Бу хакта республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2021 елның декабрендә ир идәндә яткан исерек хатынны видеога төшергән. Шуннан соң ул файлны хатын-кызның эш бирүчесенә тапшыра һәм хатынга карата дисциплинар җәза кулланыла.
Иргә карата исә җинаять эше кузгатылган, ул үз гаебен танымаган. Аңа 180 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән.
Шулай була ул, астан эш йөртсәң...
Фото: башинформ