Бу хакта «Милли лотерея» матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Башкортстанда яшәүче хатын-кызның төрле һөнәрләрдә: тегүдән алып сак хезмәткәренә кадәр 50 ел хезмәт стажы бар. Ул беркайчан да лотерея уйнамаган һәм, аның сүзләре буенча, мондый бәхеткә ирешәчәгенә ышанмаган. Җиңүченең сүзләре буенча, аның бернинди тактикасы булмаган, бары тик бәхете кенә булган.
"Мин бик сирәк лотерея уйныйм, без кечкенә поселокта яшибез, анда лотерея сату нокталары юк. Кызым белән шәһәргә баргач, лотерея сату ноктасының ачык булуын күрдек, кереп, берничә билет алырга булдык. Аларның берсенә бәхет елмайды, - дип сөйли Зәбидә Ярулла кызы. - Акчаны мин фатир сатып алуга сарыф итәргә уйлыйм, чөнки әле без шәхси йортта кызым һәм оныгым белән яшибез, һәм бу тулы хокуклы йорт түгел, ә дача", - дип аңлаткан ул.
Бер ел эчендә Башкортстан халкы лотереядә 74 млн сум акча откан.
Фото: башинформ