Гөлзифа үзе дә, туганнары да (алар гаиләдә биш бала) тырышып укыды, мәктәптән соң барысы да әти-әниләре үрнәгендә төрлесе төрле югары уку йортында белем алып, үз тормышларын корды. Әниләре Гөлдәния кеше белән аралашып бармады. Күп эшен балалары, ире белән башкарды. Кеше аңа үзе тартылды. Бер урамда яшәгән Хәмдия еш керә иде. Өй, мал эчәге юарга чакырганны да көтмәде. Кергән кешене Гөлдәния борып чыгармады. Ә бер көнне Хәмдия салмыш хәлдә керде.
— Үтермә, Гөлдәния, синдә бар, беләм. Салып бир бер рюмка... — каршыда утырган Хәмдиянең кан сауган күзләре куркыныч иде.
Гөлдәниянең, юк бит, дигәнен ишетмәде дә. Хуҗабикә суыткычның аскы шүрлегендәге башланган аракыны салып бирми котыла алмады.
— Гомерең рәхәттә үтте. Син яшәргә тиеш түгел идең Рәфил белән. Аңа безнең Мәдинә чыгарга тиеш иде... — диде ачу белән хатын. Аннары бушаткан шешәне өстәлгә шап иттереп утыртты.
— Аңламадым, Хәмдия, — диде Гөлдәния.
— Башыңны исәргә салма, аңлыйсың. Мәктәптә параллель сыйныфларда укыган Мәдинә белән Рәфил өйләнешергә тиешләр иде. Син килеп кердең араларына. И-и-и-ххх...
— Әстәгафируллаһ. Ни сөйлисең, Хәмдия? Өйләнешәсе булгач, ник чыкмаган соң Мәдинә Рәфилгә?
— Син кергәч араларына ничек чыксын?
Гөлдәния сүзнең кем турында барганын аңлаган иде. Хәмдиянең икетуганы Мәдинә белән Рәфилнең бер мәктәптә укыганын белә иде ул.
Әлбәттә, Гөлдәния исерек Хәмдиянең сүзенә артык әһәмият бирмәде. Алай да бер җаен туры китереп ире Рәфилдән Мәдинә турында сорады. Хәмдия сөйләгәннәрне әйтте.
— Саташадыр ул. Нишләп мин Мәдинәгә өйләним? Мәктәптә укыган чагыннан кулдан-кулга йөргән Мәдинә миңа нигә кирәк? — диде.
Бу хакта башкача сөйләшмәделәр. Ә Хәмдия эчкегә сабышты. Балалары да үзенә иярде.
Рәфил белән Гөлдәния хаклы ялга чыкты. Рәфилнең планнары зур иде. “Эшемнән туктагач, умарталарны арттырам...”— дип дәртләнеп эш башлады. Тик, ни хикмәт, инде балалар да үсеп җитеп тормыш бер көйгә төшеп акканда, ирнең кан басымы уйный башлады. Табибларга да күренмәде. Үтәр әле, дип йөрде. Ә чир үтмәде. Алтмыш яшен узгач Рәфил инсульт кичерде. Озак дәваланып, аякка басты. Тик дәртләнеп тотынган умарталары янында кайнаудан ямь тапмады. Җәйге челләдә кыз һәм уллары ялга кайтып бал суырта башласалар, төп умартадагы иң көчле корт күче котырынып чагышырга тотынды. Бер кичтә бакчаларындагы кыярларын таптап чыктылар. Хуҗалар кыяр түтәле янына этләрен чыгарып бәйләде. Бал суырткан көндә корт күче котырып этләрен чагып үтерде... Урамнан узган кешеләргә дә һөҗүм иткән бал кортларына хуҗалар гына түгел, күршеләре дә бик аптырады. Тик Хәмдия генә хәйләкәр елмаеп, бу йорттагы хәлләрне читтән күзәтте.
Көз җиткәч, Гөлдәния көрәк тотып умарталар тирәсен казып чыгарга уйлады. Көрәген җиргә бер генә батырды, шылт итеп көрәк ят әйбергә тиде. Гөлдәния алдында яткан чит әйберне күреп хәйран булды. Кайдан килеп чыккан ул монда? Хатын, үзен кулга алды да, “Кайдан килгән булсаң, шунда кит!” — дип рәшәткә аша алып очырды.
Балалары кайткач, әниләрен күрәзәчегә барырга күндерде.
— И, балалар, янәшәгездә явыз бәндә йөри. Күп күңелсезлекләрнең башы шуннан. Көнләшә бит ул сездән, көнләшә. Үзенең бер алга киткән көне юк. Аңламый ул моны. Явызлыгын эшләвен дәвам итә, — дип башлады сүзне күрәзәче. — Сезнең йортыгыз фәлән якка карый. Ишек алды-гызның нигезе астына әйбер күмелгән. Абзый, бусы сезгә эшләнгән. Эшләп тапкан пенсиясенең шатлыгын озак күреп яшәмәсен, дип җиргә күмгәннәр. Казып алып юк итәргә тырышыгыз шул әйберне, — диде күрәзәче хатын, йортның урнашуын дөп-дөрес әйтеп. — Ә этегез, мәхлук, явызлыкны үзенә алган. Бу йортта тавыш, ызгыш купсын, бер-берсе белән талашып яшәсеннәр, бер-берләрен юк итүгә кадәр барып җитсеннәр, дип фәлән әйбер күмгәннәр. Ул әйбер умарта күченә тавыш биргән һәм шунлыктан кортларыгыз гел борчулы булган...
Саубуллашканда күрәзәче кабат ишек алды нигезе астына күмелгән әйберне табып тизрәк юк итәргә тырышыгыз, дип искәртте.
Кайткач, күмелгән әйберне казып карасалар да, таба алмадылар. Ә әтиләренең хәле тагы да начарайды.
Рәфилне саклап кала алмадылар. Балаларының куанычын күреп, оныкларын сөеп яшәр вакытта, якыннарының бәхиллеген алып, газизләре кулында җан бирде... Хәер салырга килгән халык арасында Хәмдия кадәр кыланып елаган кеше булмады...
Өстәвенә, уллары дәваханә юлын таптый башлады. Катлаулы операция ясадылар. Табиблар күзәтүгә алдылар. Үзләре язган даруларның күзгә күренерлек нәтиҗәләре булмагач, халык дәвалаучысына барып карарга киңәш иттеләр. Тик бер шарт белән: халык медицинасын традицион медицина белән параллель рәвештә алып барсаң гына нәтиҗәсе булачак.
Магнит-резонанс томографиясе үткән клиникада бер профессор хатын белән сөйләшеп киттеләр. Хатын-кызлар таби-бәсенең практикасында пациентлар арасында халык медицинасын да кулланып өч дистә ел дәвамында сәламәтлекләрен тергезеп яшәүчеләр, инвалидлыктан котылган ханымнар да бар, ди. Һәм, ачык йөзле, фәрештә кебек тоелган ханым, егеткә телефон номерын әйтте.
Барды егет. Кешене ашадан-аша күрә торган абзый, аның МРТ снимокларына күз салып, учын кулына алды:
— Синең үз чирең түгел бу, энем, — диде. Һәм әтисе белән әнисе арасындагы явыз уйлы хатын-кызның кулы уйнаганын сөйләп китте.
Әлбәттә, үзенең киңәшләрен бирде табиб. Иң хәйран иткәне якында гына яшәгән хатынның аларның гаилә тормы-шыннан көнләшеп эшләгән кара эшләре турында сөйләве булды.
Тормыш дәвам итте. Гөлдәниягә гомер иткән ирен күптән җирләгән, күрше районда яшәгән Мәдинә шалтырата башлады. Шалтыраткан саен бер үк сорауларын кабатлады:
— Рәфилгә нинди диагноз куйганнар иде? Нинди дарулар эчте? Файдасы булдымы?
Гөлдәния барын да ничек бар, шулай сөйләп бирде. Мәдинә:
— Минем дә хәлем нәкъ аныкы кебек бит... — дип мышык-мышык килде.
Яз көне Гөлдәниянең өлкән улы ял алып кайтып, өйне зурайтырга булды. Эшчеләр килеп эш башлады. Ишегалдын сүтеп, нигезне зурайттылар. Гөлдәния ихаталары уртасында таякка таянган Хәмдияне күреп аптырап китте. Йөзе җир кебек булган Хәмдия, Гөлдәниягә күтәрелеп карамады. Бер кешегә бер авыз сүз әйтми карап торды-торды да, борылып чыгып китте...
Кичке якта Гөлдәниянең башка балалары да кайтты. Эшчеләр ялга тукталган минутлар иде. Гөлзифа өлкән төзүчедән сорап куйды:
— Абый, ишек алды нигезен казыганда берәр төрле ят әйбер чыкмадымы?
— Чыкты, — диде бригададагы өлкән ир. Һәм яшь төзүчегә ымлап кайда куйганын сорады.
— Бакча яктагы эскәмиягә куйдык...
Хуҗалар, борылып эскәмиягә якынайдылар. Ә анда... капкач белән ябылган ярты литрлы банка эчендәге сыекчада ике әйбер йөзә иде...
Күп еллар нигез астында сакланып, кара көчләрне туплап, хуҗа кешенең гомерен кыскартуга сәбәп булган әйбердән хуҗалар күрәзәчеләр әйткән юл белән “котылды”.
Инде Хәмдия белән Мәдинәнең тормышына әйләнеп кайтыйк. Мәдинә исәрләнеп, соңгы көнен ялгызлыкта яшәп, салкын кышта өеннән чыгып китеп, адашып туңып үлде. Ә Хәмдиянең... Кылган явызлыгы үзенә генә төшсә, бер хәл булыр иде. Юк шул. Олы кызы үзенә кул салды, оныгы автоһәлакәткә юлыгып, аягын имгәтте. Сызлауларга чыдый алмый, туктаусыз эчә башлады. Бәләкәй кызы азгынлыкта йөрүне алга алды... Үзе исән түгел инде Хәмдия. Нәрсә туры килсә, шуны эчеп, хәлсезләнеп ятып үлде.
Мондый күңелсез күренешләр турында ишетсәк, сихер дибез. Ни кызганыч, безнең көннәрдә дә бу явыз кылыкны кулланучылар барлыгына ышанабыз.
Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә 102 аятьтә шундый юллар бар: “Өйрәтергә килгән ике фәрештә (Һарут белән Марут) сихерне беркемгә дә өйрәтмәделәр, ул сихерне өйрәнергә теләгән кешеләр табылгач: “Дөреслектә, без сезгә фетнәбез, Аллаһу Тәгалә безне сезнең яныгызга сезне сихер белән сынар өчен җибәрде. Әгәр сез сихерне өйрәнеп, аның белән шөгыльләнсәгез, кяферләрдән буласыз, өйрәнмәгез, бу харам эш, кяфер булмагыз”, — дип әйттеләр.
Уфаның “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина сихергә кагылышлы мондый фикерне җиткерә: “Һәлакәткә илткән бу кылыкның төп сәбәбе – имансызлык. Аллаһыга һәм әхирәт көненә ышанган кеше башкаларга зыян салудан курка. Чөнки ул Кыямәт көнендә һәр кылган гамәле өчен җавап бирәчәге хакында уйлый. Бөек хөкем көнендә кемгә нинди зыян эшләсәк, шулар өчен җавап бирәчәкбез”.
Аллаһы үзе сакласын! Иманлы булып үтә алсак иде дөньялыктагы гомерләрне!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.