Яшьлегемдә миңа Мәскәүдән ерак түгел хәрби шәһәрчектә эшләргә туры килгән иде, мине анда диплом алганнан соң юллама буенча җибәрделәр. Анда шундый ук хезмәттәш кызлар белән бергә мине дә “хрущевка”ның беренче катындагы бүлмәгә урнаштырдылар. Тулай торак кебек нәрсә була инде бу, тимер пружиналы караватлар урнаштырылган ике бүлмәсе һәм кухня дигәннәре бар. Биш катлы бу йорт шәһәрчек уртасында урнашкан иде, ә тәрәзәләребез үзәк мәйданга караган. Кухняда чәй эчеп утырганда урындагы “Бродвей”да халыкның ничек ял итеп йөргәне күренеп тора. Ләкин мин ял көннәрендә иптәш кызларым кебек өйдә утырырга яратмый идем…
Менә чираттагы якшәмбедә дә кайдан булса да ураштырып кайтасым килде. Шундый матур, кояшлы җәйге көндә ничек итеп өйдә утырмак кирәк! Җыенып, бизәнеп-ясандым да кухнядагы кызларга күз салдым: җыелышып, тәрәзәгә карап, нидер хакында бик күңелле сөйләшә-сөйләшә чәй эчәләр иде. Ну утырыгыз инде шулай карт әбиләр кебек өйдә, дип уйлап куйдым да урамга чыгып киттем.
Моңа күп еллар үтте инде, шунлыктан ул көнне кайларда булганлыгымны төгәл генә хәтерләмим дә. Ничек кенә булмасын, мин шәһәр буйлап ике сәгать чамасы йөреп кайттым. Кайту белән янә кухняга күз салдым, ахирәтләрем һаман да шунда чәй эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра иде.
– Әле булса шулай утырасызмы? – дидем мин керә-керешкә.
– Оо, синмени әле бу?! Күлмәгеңне кайчан алмаштырып өлгердең?
Аптырап калдым. Нинди күлмәк? Нинди алмаштыру? Шаярталармы әллә? Ләкин арытаба әйткән сүзләре мине бөтенләй сүзсез калдырды:
– Ә кем белән син анда машинада теттереп йөри идең? Җитмәсә, “Волга”да! Бик бай егет эләктердеңме әллә? Анысыннан бигрәк, син безгә нәрсәдер әйтмәкче булдың, ә без барыбер аңламадык…
Боларны тыңлаганнан соң, әйе, мине шаяртырга уйлаганнар, дигән фикергә килә башладым.
– Нинди “Волга”? Нәрсә сөйлисез сез? Көләсезме, шаяртасызмы?
Кыскасы, сүз иярә сүз чыгып сөйләшә торгач, шул ачыкланды.
Мин шәһәргә чыгып китеп, күпмедер вакыт үткәннән соң безнең тәрәзә каршындагы мәйданга “Волга” машинасы килеп туктаган. Руль артында кем утырганлыгын кызлар бик күреп бетермәгән, әмма пассажир утыргычы ягыннан ишекне ачып, “мин” чыкканмын да ахирәтләремә нәрсәдер әйтмәкче, аңлатмакчы, сорамакчы булганмын.
Тәрәзә белән машина арасы 5-6 метр гына булуга карамастан, кызлар “мин” әйткәннәрнең бер сүзен дә аңлый алмаган: “Нәрсә дисең? Аңлашылмый, кычкырыбрак сөйлә!” – дип дәшеп-дәшеп караганнар. Шуннан соң “мин”, газон чирәме өстеннән тәрәзә янына ук атлап килеп, янә нәрсәдер турында сораша башлаганмын. Ләкин һаман бернәрсә дә аңлашылмагач, кызлар янә кабат-кабат сораган. Кыскасы, шуннан соң “мин” кул гына селтәгәнмен дә машинага утырып китеп барганмын.
Кызлар һәрвакыт кызлар булып кала инде, минем өстемдәге күлмәккә кадәр игътибар иткәннәр, ул вакытта исә “мин” бөтенләй башка, аксыл нарядта булганмын, имеш. Менә шундый хәлләр...
Бу хәлләрдән шаккаттым, дию генә аз. Әлбәттә, ул көнне мин бернинди дә “Волга”га утырып йөрмәдем, тулай торагыбыз янына килмәдем һәм тәрәзә каршына да килеп басмадым. Ләкин шунысын да ишеткәнем бар: үзеңнең икенче “мин”ең белән очрашу, двойнигыңны күрү бер дә яхшыга түгел, диләр. Ярый әле ул көнне кызлар белән кухняда чәй эчеп утырмаганмын!
Шулай да өмет дигәнең ташлап китәргә җыенмый әле, ипләп кенә ахирәтләремнән янә сораштырам:
– Бәлки, башка берәрсе белән бутагансыздыр, ә? Бәлки, миңа охшаган гына кыз булгандыр?
– Син нәрсә, безне сукыр дип уйлыйсыңмы әллә?! Көпә-көндез өч адымнан чит кеше белән сине аермаска! Син идең ул! – дип, кызып китеп, бертавыштан җавап бирделәр.
Ярар, ничек кенә булмасын, кызлар миңа барыбер ышанмады, машина белән кайтып йөрүен танырга теләми, дигән фикердә калды. Ә сезнең арада двойник ук булмаса да, үзләренә бик нык охшаган кешеләрне очратучылар бармы?
P.S. Бу хатирәне эштә чакта яза башлаган идем, тәмамлап өлгермәдем, өйгә кайтып киттем. Мин 12нче катта яшим. Лифтта ялгызым (!) күтәреләм һәм кабинканың зур тизлек алуын тоям. Чыннан да ул 13нче катта туктады. Төймәгә бастым да аска төшеп киттем. Үземнең катта ишек ачылып, чыгам дигәндә генә кемдер бик көчле итеп аркамнан төртеп чыгарды. Чыгып очтым да стенага маңгай белән барып бәрелдем: күзлек челпәрәмә килде, кулымдагы ачкыч, сумка читкә очты, үзем идәндә утырам. Биш минут чамасы һуш җыеп утырганмындыр. Кем миңа болай ачуланды? Элекке вакыйгаларны искә алган өчен микәнни?
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).