+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 ноябрь 2023, 15:55

Әниемне терелтергә ярдәм итегез!

Кечкенә Самирның үтенече беркемне дә битараф калдырмый.

Әниемне терелтергә ярдәм итегез!
Әниемне терелтергә ярдәм итегез!
Ул әнисенә ярдәм итүебезне сорый.

2017 елның 9 февралендә укытучы Ләйсән Мәргән кызы белән бәхетсезлек була: дәрес вакытында аның башына яктырту плафоны килеп төшә. Нәтиҗәдә, укытучы аяк-кулларының хәрәкәт функциясен югалта, аны паралич суга. Хәзерге вакытта Ләйсән Фәйзуллина ятып кына тора, инвалид коляскасында гына йөри ала. I группа инвалиды.

– Әнием Мәләвез шәһәрендәге бер мәктәптә укытучы булып эшләде. Дәрес вакытында аның башына плафон төште. Ул хәзер инвалид. Әтием белән кая гына йөртмәдек, әниемне бик яратып карап торабыз. Тик табиблар бернинди өмет бирми. Әниемне терелтә алмыйлар, – дип өзгәләнә Самир. – Чит ил табиблары әниемне терелтәбез дип ышандыра. Мин үзем дә әнием шатланып торсын дип яхшы укыйм, җырлыйм, биим, бар яктан үрнәк булырга тырышам. Тик күңелем китек. Әниемне бик тә терелтәсем килә. Аның үз аякларына басуын, савыгуын телим! Ярдәм итегез әле, кешеләр! - дип мөрәҗәгать иткән Самир.

Самирның теләген чынга ашырырга теләүчеләр Ләйсән Мәргән кызы Фәйзуллинаның 89874773609 телефон номерына Саклык банкы картасына акча күчерә ала.

Ил төкерсә, күл була, ярдәм итик, миләттәшләр.

Фото: "Путь Октября" гәзите.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: