+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 ноябрь 2023, 10:15

Ятим кызны урлап, кыйнап тоткан

Бахырны егетнең әнисе коткарган.

Ятим кызны урлап, кыйнап тотканЯтим кызны урлап, кыйнап тоткан
Ятим кызны урлап, кыйнап тоткан

 24 яшьлек уфалы ятим кызны урлап, ике атна дәвамында кыйнаган, дип хәбәр ителә Shot телеграм-каналында.

21 яшьлек Азалия Башкортстан башкаласына эшкә килгән. Монда ул 24 яшьлек Артур белән очраша башлый, ләкин соңрак аның белән аерылырга тели.

Шул вакытта яшь кеше аны дуслары белән мәҗлес үткәрү сылтавы белән фатирына чакыра. Башта анда чыннан да уртак танышлар булган. Әмма кунаклар киткәч, ул кызны кыйный һәм аңа «я минем белән, я беркем белән дә түгел» дип белдерә.

Азалия әсирлектә ике атна үткәрә. Артур аны көн саен кыйнаган. Күршеләре кычкыруларын ишетеп чакырган полиция хезмәткәрләренә ул барысы да яхшы дип әйтә һәм алар китә. Егет кызның телефонын вата.

Азалия ятим булганлыктан, аның югалуы турында беркем дә белдермәгән. Кызны егетнең өенә килгән әнисе коткара. Артур качкан һәм аны бүтән беркем дә күрмәгән. Азалияне умыртка баганасы имгәнү һәм көчле гематомалар белән дәваханәгә салганнар. Кыз полициягә элек наркотиклар тарату һәм урлау өчен хөкем ителгән егет өстеннән гариза язган.

Саграк булсагыз иде, кызлар!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас