+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 ноябрь 2023, 09:01

"Без өйдә юк чакта әни... безнең тавышларны ишеткән"

"Мондый сәер хәлләр ул фатирда еш кабатланды..."

"Без өйдә юк чакта әни... безнең тавышларны ишеткән""Без өйдә юк чакта әни... безнең тавышларны ишеткән"
"Без өйдә юк чакта әни... безнең тавышларны ишеткән"

"Яшь вакытта апа белән фатир "снимать" итеп торган идек. Менә шул фатирда булган хәлләр турында языйм әле.

Атна саен авылга кайтып йөри идек. Бервакыт бу фатирда сәер хәлләр була башлады. Бер көнне авылдан килдек, чәй куярга газ плитәсен кабызырга шырпыны алсак - шырпының бөтен күкерте янып беткән. Аптырадык инде.

Тагын икенче очрак. Ул заманда магнитофон уйната идек бит. Кассетаның тасмасы өзелде дә шуны лак белән ялгарга тотындым. Шөрепләрен шунда янга гына куйдым. Тасманы ялгадым да кассетаны җыя башладым, ә күз алдында гына торган шөрепләр юк! Ападан да сорадым. "Юк, тимәдем, синең янга чыкмадым бит", - ди. Әллә ничә тапкыр өстәлне карадык. Әллә күрмибез микән, дип, чүпрәк белән өстәлне дә сөртеп карадык. Юк инде. Тагын аптырашта калдык. Кассетаны алып куйдым да залга телевизор карарга чыгып киттек. Бераздан чәй эчеп алыйк, дип, кухняга чыктык. Карасак - шөрепләр өстәлдә ята. Ул өстәлне әллә ничә тапкыр сапырып караган идек бит инде!

Берничә атна нормально гына үтте. Сәер хәлләр күренмәде. Ул фатирда стенада зур сәгать эленеп тора иде. Аны хуҗа остаханәгә дә алып барып караган икән, эшләтә алмаганнар. Чыннан да эшләми иде ул. Авылдан килсәк - "тук-тук" эшләп утырмасынмы бу сәгать! Вакыты да дөрес. Бәлки, без юк чакта хуҗа килгәндер? "Юк, нишләп мин сез югында килергә тиеш әле анда?" - ди...

Икенче көнне килгәч, шаклар катты моны күреп. Фатирындагы сәер хәлләрне сөйләдек. Ышанмас иде, сәгате эшли башлады бит. Ышанды. Әни килгәч куна калган иде берсендә. Ашадык-эчтек тә апа белән чүп ташларга чыгып киттек. Әни зал ягында телевизор карап калды. Ишек ачып кергәч, әни атылып чыкты. "Ничек, сез кермәгән идегезмени әле? - ди. "Юк, менә кереп киләбез яңа", - дибез. "Соң, мин сезне күптән кергән дип утырам бит. Кухняда икегезнең көлгән тавышыгызны тыңлап утырдым", - ди. Әнигә сөйләмәгән идек сәер хәлләрне. Сөйләгәч, әни дә курыкты. "Башка торыр җир табыгыз! Җенле фатир бит бу!" - диде. Шуннан соң чыгып киттек инде без аннан. Нәрсәләр булып беткәндер ул фатир белән, белмим", - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.

Мондый хәлләр сезнең белән дә булганы бармы?

Г. Гәрәева фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас