+7 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 ноябрь 2023, 10:05

Вөҗбан газабына чыдый алмагач...

Хатын биш ел элек булган хәл турында полициягә сөйләп биргән.

Вөҗбан газабына чыдый алмагач...
Вөҗбан газабына чыдый алмагач...
Уфада яшь ир-атның үлемендә шикләнелгән 43 яшьлек хатын-кызны тоткарлыйлар. Ул биш ел элек кылынган рәхимсез үтерүдә гаепләнә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, 2018 елда хатын үзе белән бергә яшәгән ир белән үз өендә эчкән. Бервакыт пар талаша башлый, аннары хатын кулына бита ала. Ул сөйгәнен үтергәнче кыйный. Аннары, куркып, мәетне һәм коралны яшерергә карар итә.

Аңа элекке ире һәм абыйсы ярдәм итә. Алар бергәләп корбанны келәмгә төреп, якындагы урманга күмеп куялар. Үтерү коралын хатын-кыз яндырган. Паникага бирелеп, җинаять турында ул апасына хәбәр итә. Анысы шок хәлендә була, әмма полициягә хәбәр итми, чөнки гаепләнүче өчен курка.

Киләсе елда үлгән ир-атны хәбәрсез югалган дип игълан итәләр.

Күп еллар узгач, гаепләнүченең апасы көтмәгәндә барысын да полициягә сөйләп биргән. Аның сүзләре буенча, аны вөҗданы җәфалаган. Хатынның элекке ире дә барысын да таныган һәм калдыкларның кайда күмелгәнлеген күрсәткән.

Хәзер гаепләнүче сак астында. Аның элек тә закон белән проблемалары булган.

Фото: "СК по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: