Ставрополь краенда бер ир, лотерея билетлары урлау сәбәпле, җинаять эше фигуранты булган. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе хәбәр итә.
Инцидент Пятигорскида була. Ир, төнлә сәүдә кибетенә кереп, 1,6 мең лотерея билеты урлаган. Аларның кайберләрендә саклану катламын сөртергә өлгергән, әмма берсе дә угрыга отыш тәэмин итмәгән. Калганнарын, хокук сакчылары тартып алып, хуҗасына кайтарган.
Зыян күләме якынча 140 мең сум тәшкил иткән. Иргә карата җинаять эше кузгатылган.
Берне отам дип, йөзне югалту шулай була торгандыр инде.
Фото: башинформ