+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 ноябрь 2023, 06:15

Аю һөҗүм иткән ир Мәскәүдә дәвалана

Уфадан 37 яшьлек вахтачы Эльдар Гәрәев бу мизгелләрне беркайчан да онытмаячак.

Аю һөҗүм иткән ир Мәскәүдә дәваланаАю һөҗүм иткән ир Мәскәүдә дәвалана
Аю һөҗүм иткән ир Мәскәүдә дәвалана

Якутиядә Чаянды яткылыгы хезмәткәрләренә аю-шатун һөҗүм иткән. Ярсыган ерткыч белән очрашудан соң, ике вахтачы җитди зыян күрә. Аларның берсе Уфадан Эльдар Гәрәев булып чыккан.

Ир-атларның башлары, куллары һәм аяклары яраланган, аларны соңрак Мәскәүнең Склифосовский исемендәге институтына алып киләләр, анда алар хәзер тернәкләнә һәм реабилитация үтә.

Барысы да 10 ноябрьдә урындагы вакыт белән иртәнге сәгать 11дә булган. «КП-Якутия» хәбәр иткәнчә, вахтачылар тәмәке тартканда этләр, кемнәндер курыккан кебек, шыңшый башлый. Һәм беркем дә химик реагентлар салынган капчыклар өеменнән аю чыгып, ризык эзләп контейнерларга юнәлгәнен көтмәгән. Шул вакытта вагоннан Уфадан инженер-механик Эльдар Гәрәев чыга, ул чакырылмаган кунакның килүе турында белми, шуңа күрә аңа аркасы белән борыла. Кычкыруларны ишетеп, качарга уйлый, ләкин ерткыч аны ике тапкыр сикереп куып тота һәм башына суга.

Яраланган иптәшенә ярдәмгә калган вахтачылар ташлана: шатунны янгын сүндерү һәм башка чаралар белән куркытырга тырышалар, ләкин ачулы ерткычның үз корбанын җибәрәсе килми. Эльдарны могҗиза белән аның тырнакларыннан азат итәргә мөмкин була, һәм шул вакытта җанвар 46 яшьлек мастер Иван Булашенкога күчә. Бары тик килгән аучы гына аюны юк итә ала, шуннан соң барысы да зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә башлый.

Дәваланганан соң вахтачылар өйләренә кайтачак. Тагын монда килү-килмәүләре турында алар әле берни дә әйтәлми.

Фото: t.me/rusgazbureniye

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас