15 ноябрьдә 63 яшьлек ир 53 яшьлек хатынын атып үтергән. Шуннан соң ир-ат ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан, ашыгыч ярдәм чакырган һәм үз-үзенә кул салган.
Чакыру буенча килгән табиблар ир белән хатынның үлемен раслый. Бу вакыйганың сәбәбе, мөгаен, өлкән кешенең көнчеллеге булгандыр. Хәзер бу хәлнең шартларын хокук саклау органнары тикшерә.
Фото: башинформ