+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 Ноября 2023, 12:00

Элек яраткан булган...

Уфада арендага алынган фатирларның берсендә элек хәбәрсез югалган дип саналган 34 яшьлек хатынның гәүдәсе табылган.

Элек яраткан булган...Элек яраткан булган...
Элек яраткан булган...
Бу хакта Башкортстанның Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Аның югалуы турында полициягә үлгән хатынның әнисе хәбәр иткәнлеге билгеле. Суд-медицина экспертизасы аны көчләгәннәрен, аннары буып үтергәннәрен ачыклаган. Хокук саклау органнары версиясе буенча, аның үлемендә фатир арендалаучы гаепле. Тиздән шикләнелүчене Кырмыскалы районында тоткарлыйлар.

- Гаепләнүченең бу хатын белән элек мөнәсәбәтләре булган. Былтыр ноябрьдә алар ирнең өендә очраша һәм зыян күрүче гаепләнүченең үтенече буенча телефон сатып алу өчен алган кредитын түләмәү сәбәпле талашалар. Конфликт барышында явыз ниятле ир хатын-кызга суккан, көчләгән, аннары буып үтергән, - дип аңлатма бирделәр БР Тикшерү комитетында.

Үлгән хатынның кечкенә баласы калган. Хәзер җинаять эше республиканың Югары судына җибәрелгән.

Фото: "следком.рб"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас