Яңавыл районы хакимияте башлыгы Салават Гыйльмиев «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә биш катлы йортта үлемгә китерүче янгын чыгуның ихтимал булган сәбәбен хәбәр итте. Анда 34 яшьлек хатын һәм аның 4 яшьлек кызы сөрем газы белән агуланып үләләр.
"Гадәттән тыш хәлләр һәм муниципаль районның янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы уздырылды. Янгынның иң ихтимал сәбәбе итеп тәмәке тартуда саксызлык карала. Бу кешеләрнең үлеме белән бәйле янгыннар өчен иң еш очрый торган сәбәп булып тора, бигрәк тә елның салкын вакыты җитү белән", — ди район башлыгы.
Салкыннарда тагын да саграк булсак иде, җәмәгать!
Фото: "МЧС России"