+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 ноябрь 2023, 08:50

Бала кулында телефон янып киткән

Яңавылда коррекцион интернаттагыларны эвакуацияләгәннәр.

Бала кулында телефон янып киткәнБала кулында телефон янып киткән
Бала кулында телефон янып киткән

Учреждениедә янгын сигнализациясе эшли башлаган.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр яну билгеләрен тапмаган. Мәктәп сакчысы әйтүенчә, икенче каттагы йокы бүлмәсендә бер малайның кулында телефон җылынган, ә аннары җайланма төтен чыгара һәм эри башлаган. Шуның аркасында янгын сигналы эшләп киткән.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче мәктәптән 16 өлкән кеше һәм 122 бала эвакуацияләнгән. Вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

- Кесә телефоннары һәм пауэрбанклар литий-ион аккумулятор батареяларыннан эшли. Бу энергия чыганагы суга тулысынча батканда гына сүнә ала. Техниканы игътибарсыз калдырмагыз, төнлә зарядкаламагыз, телефоныгызны мендәр астына куймагыз, йортыгызга янгын хәбәрчесен урнаштырыгыз. Сезнең хәвефсезлек - сезнең җаваплылыгыгыз! - дип белдерделәр МЧСтан.

Фото:МЧС России

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас