+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 ноябрь 2023, 09:25

Унҗиде яшьлек кызын харап иткән

Гаиләне хурлыкка төшерде, дип аңлаткан ата бу кылыгын.

Унҗиде яшьлек кызын харап иткәнУнҗиде яшьлек кызын харап иткән
Унҗиде яшьлек кызын харап иткән
Татарстанның Ютазы районы Урыссу бистәсендә азәрбайҗан милләтеннән булган ата, урыс егетеннән йөкле булуын һәм өйләнешергә теләүләрен белгәч, 17 яшьлек кызын үтергән.

Өч атнадан соң Сабинага унсигез яшь туласы булган. Әтисе башта аңа аңын югалтканчы суккан һәм Ык елгасына илтеп ташлаган. Соңрак, үтердем, дип уйлап, куркуыннан болай эшләвен әйткән. Ләкин кыз ул вакытта исән булган, ул суга батудан үлгән.

Аны берничә көн "Лиза Алерт" волонтерлары эзли, аннары әтисе үтерүен таный. Аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, әмма 7 ел төрмә җәзасы бирелә.

Мондый хәлләр бүген дә очрый икән...

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас