+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 ноябрь 2023, 04:25

Дүрт кызны үтерүче нәрсә таләп итә?

Үткән елның җәендә исерек килеш юлда дүрт студент кызны бәрдереп үтергән Марс Гозаяров шаккатырган.

Дүрт кызны үтерүче нәрсә таләп итә?Дүрт кызны үтерүче нәрсә таләп итә?
Дүрт кызны үтерүче нәрсә таләп итә?

Ул хөкем карарын йомшартуны таләп иткән.

Ләкин карар үзгәрешсез калдырылган, дип хәбәр ителә «Честно говоря» телеграм-каналында.

Мондый карарны бүген Самара шәһәренең алтынчы кассация суды кабул итте. Авариядә гаепле кеше җәзаны йомшартуны таләп иткәнлеге билгеле. Ул аңа вакытны кыскартуны, гомум режимнан колония-поселениегә үзгәртүне, шулай ук әхлакый зыянны компенсацияләүне киметүне сорый.

Март аенда Башкортстан Югары суды Марс Гозаяровка хөкем карары чыгарды. Судья, барлык якларның фикерләрен тыңлап, гаепләнүчегә 11 ел төрмә җәзасы билгеләргә һәм һәр зыян күрүче файдасына 1 млн сум әхлакый зыянны компенсацияләү белән җәзаны гомум режимлы холык төзәтү колониясендә үтәргә карар итте.

Үлгән кызларның туганнары, гаепләнүчегә гомерлек төрмә дә аз булыр, дип белдерә.

Исегезгә төшерәбез, узган елның 18 июлендә 04.40 сәгать тирәсендә гаепләнүче, исерек хәлдә "Ауди А5" маркалы автомобиль белән идарә итеп, билгеләнгән тизлекне арттырып, каршы хәрәкәт полосасына чыга. Нәтиҗәдә, ул дүрт яшь кызга, аларның берсе балигъ булмаган, бәрелә. Җәяүлеләр алган җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак булды.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас