+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 ноябрь 2023, 21:00

Бала боз астына төшеп киткән

Куергазы районында булган бу хәл.

Бала боз астына төшеп киткән
Бала боз астына төшеп киткән

Бүген Куергазы районының Ермолаево авылы тирәсендәге буа янында профилактик рейд вакытында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре 13 яшьлек баланы коткарган.

"Малай буаны бер ярдан икенче ярга кичәргә булган һәм ярдан 50 метр ераклыкта боз астына төшеп киткән», — дип хәбәр иттеләр дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә. Коткаручылар малайны судан коткарган һәм ярга алып чыккан. Бала белән сөйләшкәннәр һәм әти-әнисенә тапшырганнар.

Соңрак коткаручылар бер ир-егетне күреп алгпн, ул да буаны кичкәндә ярдан 15 метр ераклыкта боз астына төшеп киткән. 30 яшьлек ир-егетне ярга чыгарганнар һәм шулай ук аның белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр.

Бүген генә дә Башкортстан коткаручылары судан дүрт кешене тартып чыгарган.

Сулыкларда боз әле ныклап туңмаган, алар аша йөрү бик хәвефле. Сак булыгыз!

Фото: "пресс-служба МЧС"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: